ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Чаңгы белән коралланып, без «Почемучки» клубы балалары белән Кышкы бакча буйлап сәяхәткә киттек.  Безнең сәяхәт вакытында кышкы чорда табигать үзгәрүгә игътибар иттеләр, кардагы эзләрне анализладылар һәм аларның кемнеке булуын аңларга тырыштылар…

Аннары без кошларны май белән сыйладык. Без аны агач ботакларына беркеттек һәм кошларның безнең тәм-томнар белән сыйлануын күзәттек.

Максимальные объемы реализации молока за сутки среди регионов России достигнуты в Республике Татарстан – 3,1 тыс. тонн. На втором месте по этому показателю Краснодарский край – 2,5 тыс. тонн, а третье место занимает Воронежская область – 1,7 тыс. тонн.

В топ-10 регионов по объемам суточной реализации молока входят также Кировская область (1,7 тыс. тонн), Свердловская (1,6 тыс. тонн), Ленинградская (1,6 тыс. тонн), Московская (1,5 тыс. тонн), Белгородская (1,3 тыс. тонн), Новосибирская (1,3 тыс. тонн), Вологодская (1,2 тыс. тонн) области.

Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсендә аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Бөек галимебез, рухи маягыбыз ул” дип исемләнгән папка ясалды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар бу папка белән таныша алачак.

Күргәзмәдә Ленинград блокадасы, хәрби вакыт, исемсез геройлар турында әдәбият тәкъдим ителде. Ленинград блокадасы, блокада балалары... Бу сүзләрне һәркем ишетте. Бөек Ватан сугышы архивларында иң бөек һәм шул ук вакытта фаҗигале сәхифәләрнең берсе. Бу вакыйгалар дөнья тарихына шәһәрнең күчеше нәтиҗәләре буенча иң озын һәм куркыныч вакыйга буларак кереп калды.

27 январь - Ленинград шәһәрен блокададан тулысынча азат итүгә 75 ел. Ленинградны блокададан тулысынча азат итү көне алдыннан Айдар авылы китапханәсендә әлеге тарихи датага багышланган  "Ленинград оборонасы һәм блокадасы-каһарманлык символы" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

Китапханәче В. Мая-ковскийның "Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә начар", Ш.Галиевның “Рәхмәтләр хакында” дигән шигырьләрен укыды һәм балалар әсәрләр буенча викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Балалар уен формасында  тормышта нинди гамәлләр кылуларын – яхшы яки начарлыкларны ачыкладылар. Барысы да без яхшы гамәлләр кылырга гына  тиеш дигән фикергә килделәр. Чөнки яхшы гамәлләр кешеләрне зурлый, ә дөнья баерак, мәрхәмәтлерәк һәм яхшырак була бара.

Студент тормышы – иң күңелле, өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, ә җитди эшләр чоры да, аның да үз авырлыклары була. Чөнки, чын студент күп белергә, күп нәрсәләр белән мавыгырга, китап белән дус булырга тиеш.Ә менә шул очракта студентка,  төрле китапларга бай булган - китапханә фонды ярдәмгә килә.   25 январьда Студентлар көне билгеләп үтелә.  26 январь көнне, Айдар авыл китапханәсендә, "Бәйрәм белән, студентлар!" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде." Очрашуга авылыбызның төрле уку йортлары студентлары чакырылган иде. Китапханәче  бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, кем тарафыннан кабул ителүе белән таныштырды.  Алар белән кызыклы әңгәмәләр, төрле конкурслар оештырылды . Яшьләр үзләренең уку йортлары турында сөйләделәр, кызыклы тарихларны искә төшерделәр.

Әлеге көн Россиядә Федераль закон буенча, 1995 елның 13 мартыннан бирле билгеләп үтелә.

            27январь көнне Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният йорты директоры белән берлектә өлкәннәр группасына “900 көнлек Батырлык” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.  Килүчеләр барысы да  китапханәче сөйләгәнне бик кызыксынып тынладылар, сугыш еллары турында фильм һәм фотолар карадылар. Ленинград блокадасы турында сөйләгәндә һәркемнең дә күзендә яшь бөртекләре ялтырады. Кичә барышында Ленинград кешеләрен Зур Җир белән тоташтырган “Тормыш юлы” белән таныштырылды. Соңыннан һәркем дә уз илеңнең тарихын белү бик кирәк икән дигән фикергә килделәр.

В республике три муниципальных района работают с суточным производством молока свыше 200 тонн. Об этом заявил заместитель Премьер-министра – министр сельского хозяйства РТ Марат Ахметов на совещании в Доме Правительства республики.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International