27 нче гыйнвар көнне Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулды.Ленинград шәһәре халкы 900 көн буе фашистлар камалуында булды. Ач улемле, канлы камалуда бик аз кешеләр генә исән калды. Канлы камалу көннәре, сугышлар беркайчан да онытылмый. Сугышлар булмасын! Аяз күкләр, тыныч тормыш телибез!
Балалар китапханәдә күпме китап саклануы, аларның күпмесе балалар өчен булуы, абонементта күпме китап булуы, аларның отделлап саклануы турында белделәр. Балалар китапханә тәртипләре белән таныштылар, китаплар нәрсәне яратмавын нәрсәгә рәхмәт белдерүен искә төшерделәр. Чара барышында балалар үзләренең сорауларын да бирделәр. Балаларга “Тере хәрефләр” дигән уен бик ошады.
Китапханәләрдә Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә. 26 январь көнне, Айдар авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен, "Батырлыгыңны без онытмыйбыз блокадалы Ленинград " дип исемләнгән презентация күрсәтте. Укучылар бомбалар һәм снарядлар астында икмәк өчен чиратта торган, ачлыктан һәм салкыннардан үлгән кечкенә геройларның тормышы турында белделәр,
Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне аңларга да өйрәтә. Театр төрләре белән таныштыру һәм театральләшкән эшчәнлек балаларның сөйләмен активлаштыра, аларның эчке дөньясын баета. Балада сүзлек формалаша – сүзлек яңа сүзләр белән баетыла, тулылана.
29 январь көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар «Курочка Ряба» әкиятен сәхнәлештерделәр.
Ярышларнын ачылу тантанасында районыбыз башлыгы Зарипов И.Ф., Иске Жори авыл жирлеге башлыгы Мараков Р.Р. , башка оешма житэкчелэре катнашты. Гомумкоманда урыннары тубэндэгечэ:
1 урын - Олы Тилэже
2 урын- Иске Жори
3 урын - Алан
4 урын - Тимершык командалары.
2019 нчы елның 25 нче январендә Олы Нырсы авылы мәдәният йортында Олы Нырсы авыл җирлеге Советының 2018 елда эшләгән эшләре турында отчет җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович; Теләче, РФ Дәүләт думасы депутаты Менделевич Борис Давыдович, районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Олы Нырсы авыл җирлегенең 2018 елда эшләгән эшләре турында авыл җирлеге башлыгы Гиниев Р.Г. чыгыш ясады һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Шулай ук авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.
Әңгәмә башында без уңышсыз сайланган һөнәр тарихы белән таныштык. Сүз табиб һөнәре турында барды. Балалар алдында "һөнәр сайлауда ничек ялгышмаска?» Без һәр булачак студентның укырга кая барырга теләве турында ачыкладык. Татарстанның югары уку йортларының һәм урта махсус уку йортларының буклетларын карадык. Хәзерге вакытта илебездә нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булуы турында сөйләштек.
Һөнәр сайлаганда үз сәламәтлегең торышын исәпкә алырга, үз сәләтен һәм мөмкинлекләрен белергә кирәк. Очрашу ахырында без егетләргә имтиханнарны уңышлы тапшырып, билгеләнгән максатка ирешүләрен теләделәр.
Иске Җөри урта мәктәбе базасында Балалар иҗат үзәгенең “Юнармеец” (җитәкчесе Сахапов Рафик Имамиевич), “Рукодельница” һәм “Дети природы” (җитәкчеләре Набиуллина Рафилә Рафил кызы) түгәрәкләренә йөрүче укучылар “Блокадная ласточка” дип исемләнгән акция оештырдылар. Әлеге карлыгач сурәте сугышчыларның тиздән туганнары һәм якыннары белән очрашуга өмет символы булып торган.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең югары категорияле математика укытучысы Әхмәтҗанова Н.Н. “Геометрия оригами күзлегеннән” дип исемләнгән мәктәпкүләм ачык чара үткәрде. Әзерлек этабында укытучы оригами техникасы эшләмәләреннән гаҗәеп күргәзмә оештырды.Оригами – гади кәгазьдән соклангыч фигуралар ясарга, иҗади эшчәнлек дөньясына керергә мөмкинлек бирә торган мавыктыргыч хобби. Чара барышында укытучы оригами тарихы белән таныштырды, кәгазь бөкләү ысулларын күрсәтеп мастер- класс үткәрде. Япон сәнгате укучыларны нәзәкатьлелеге белән җәлеп итте. Оригами укучыларның фикерләү сәләтен үстерә, пөхтәлек формалаштыра, тынычландыра, укытучы шуңа күрә дә бу теманы сайлаган.
Ә бит бу сүзләрдә хаклык чыннан да зур. Сәламәтлек безнең иң зур байлыгыбыз. Аны саклау һәм кайгырту – һәрбербезнең бурычы. Һәр эти-әни баласын сәламәт күрергә тели.Баланың сәламәтлегенә исә кечкендән үк игътибар бирү мөһим. Чыныктыру, шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау, спорт белән шөгыльләнү кебек кунекмәләрне яшәү рәвеше итеп алганда , бу максатка ирешү җиңел. Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә, мәктәптә бу юнәлештә чаралар курелсә, балаларыбызның киләчәктә сәламәт булуына ышаныч тагын да арта. Шушы максатны куздә тотып, бүген районыбызнын үзәк хастаханәсе табиблары һәм шәфкать туташлары безнең балалар бакчасында чираттагы планлаштырылган профилактик тикшеру уткәрде. Балалар табибы җитәкчелегендә узган әлеге рейд барышында бакчага йөрүчеләрнең гомуми сәламәтлеге тикшерелде.