Балалар “ Дустыма Кар бабайлар” дигән рәсем ясадылар. Алар кайчы белән эшләү күнекмәләрен ныгыттылар. Бу эшчәнлек балаларга эстетик тәрбия бирә.Менә нинди “Кар бабайлар” килеп чыктылар.
Кемгә энә, кемгә дөя инде. Чыккан бүләкләргә һәрберсе кәнәгать булдылар. Ахырдан “Дискотека 80-х”та рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бу мәдәни чараны мәдәният хезмәткәрләре оештырды.
Шагыйрь иҗатында патриотлык темасы зур урын алып тора. Сугыш елларында ул 150 дән артык шигырь, 8 поэма, 2 повесть, 1 пьеса язган. Күргәзмә буенча башлангыч мәктәп укучыларын шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, "Гармунчы аю белән җырчы маймыл" китабына күзәтү ясалды.
Драматург юбилеена Айдар авылы китапханәсендә киң даирә укучылар өчен "Татар театр сәнгатенә нигез салучы"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Г. Камал пьесалары 1910-30 елларда татар профессиональ театры репертуарының нигезен тәшкил итә.
1926 елда Камалга халык драматургы исеме бирелә. Галиәскәр Камал исеме аның әсәрләрендә яши һәм юкка гына татар театры үз гомерен халыкка багышлаган кешеләр хөрмәтенә аталмагандыр.
Яңа елда китапханә ишекләрен иң беренчеләрдән булып кече яшьтәге китап укучылар ачты. Бу көнне балалар өчен күп кенә сюрпризлар һәм кызыклы әдәби биремнәр әзерләнгән иде. Китапханәче аларны яңа китаплар белән таныштырды. Чарадан беркем дә бүләксез китмәде, барлык катнашучылар да оттырышсыз лотереяда катнашып истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Залда тылсымлылык һәм әкиятләр атмосферасы хөкем сөрде, бәйрәм күңелле һәм дәртле узды, балаларның йөзләре елмаюдан балкыды. Әлеге кичәне оештыруда «Тамчы " клубына йөрүче балалар да ярдәм итте.
Ф.Кәрим төрле җанрдагы әсәрләр – шигырьләр, поэмалар, хикәяләр язган“Үлем уены”, “Кыр казы”, “Сибәли дә сибәли”, “Пионерка Гөлчәчәккә хат”,” Партизан хатыны”, “Ант”, “”Ватаным өчен “, “Кыңгыраулы яшел гармун” һәм башка бик күп әсәрләр авторы. Аның бик күп шигырьләре көйгә салынган. “Яз җитә”, “Күбәләк”, “Кемгә сөйлим серләремне”, “Кайтыр әнкәң”, “Кала яшьлек”, “Син еракта”, “Аның дәфтәреннән” җырларын халык яратып башкара. Бөек Ватан сугышын Сталин төрмәсендә каршылый. Ул сугышка язылып котыла һәм 1945 елны Көнчыгыш Пруссиядәге сугышларда батырларча һәлак була.
Күргәзмәдә авыл халкының куллары белән эшләнгән эшләр тәкъдим ителде.
Бөтен дөньяда кул эшләренең бик күп төрләре бар, һәм алар барысы да, һичшиксез, бик кызыклы һәм үзенчәлекле. Әлбәттә, аларны санап бетерү мөмкин түгел.
Күргәзмәдә теге яки бу һөнәр белән кызыксынучы теләгән һәркем катнаша ала.
Шулай ук күргәзмәгә килүчеләргә китапханә фондыннан төрле кул эшләре буенча китаплар карау һәм мастер-классларда булу тәкъдим ителә.
Кышкы әкият һәм могҗиза алымы белән хозурланырга, чын тылсымга һәм гади кешелеккә ышанырга сезгә «китап битләреннән - зур Экранга» китап күргәзмәсендә бирелгән китаплар ярдәм итәчәк. Әлеге күргәзмә балалар киносы көненә әзерләнгән.
8 гыйнвар көнне Шармыш авылы китапханәсенең уку залында шагыйрь һәм язучыларның А. П. Чеховның «Елка», «Ванька», В. Гогольның "кичәнең" кыргый ка якын",» Раштуа алдыннан төн", С. Маршак «унике ай», Б. Гриммның «вьюга әби», «Морозко " һәм башкалар. китаплары тәкъдим ителде
Китапханәгә килүчеләр әлеге күргәзмә белән таныштылар һәм безнең әңгәмәдән кино турында кызыклы фактлар, шулай ук фильмнар ясауның кайбер серләрен белделәр. Балаларга кышкы мультфильмнардан фрагментларны карау тәкъдим ителде, ә аннан соң без «Кышкы әкиятләр волшебство»дигән викторина үткәрделәр.
6 гыйнвар көнне Иске Карабаян авылы китапханәсендә татар әдәбияты классигы, татар театр сәнгатенә нигез салучы атаклы драматург Галиасгар Камалның тууына 140 ел тулу уңаеннан “Аның исемен театр йөртә” дигән китаплар күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә драматургның автобиографиясе, пьессылары белән танышырга була иде.
Бу бәйрәмне шулай ук балалар да, олылар да сагынып көтеп алалар. Бу көнне иртәнге якта балалар словатлар эйтеп, өйдән-өйгә кереп акча җыеп йөрсәләр, кич белән олылар, авыл яшьләре үзләрен танымаслык итеп киенеп ипи җыярга чыгалар. Һәрбер өй хуҗасы киенеп кергән нардуганчыларны пешкән тәм-томнар белән сыйлап чыгара. Өй хуҗаларына рәхмәтләр әйтеп, бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык теләп чыгып китәләр.