ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Баландыш авыл китапханәсендә укучылар белән «Китап кәрзиненнән яңалыклар»дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Яңа китап белән очрашу - ул һәрвакыт күңелле дә, кызыклы да. Кулыңа яңа китап алу һәм аны беренче ачучы булу күңелле. Бу хис барлык уку сөючеләргә дә таныш. Хәзерге вакытта китаплар сайлап алу зур һәм һәр укучының  иң кызыклы китап уку мөмкинлеге бар. Китап бит яңа офыклар ача, яхшылыкка һәм кызгануга өйрәтә. Без яңа китапларга аерым игътибар бирәбез. Алар чишелмәгән сер кебек, аны ачасы, якыннары һәм дуслары белән уртаклашасы килә. Бүгенге чарада укучылар китаплар белән таныштылар һәм яңа китапларны укырга алдылар.

Быел ул 20 октябрьгә туры килде. Бу бәйрәм-әтиләребезгә кайгыртулары, ярдәмнәре һәм тормышыбызга бәяләп бетергесез өлеш кертүләре өчен рәхмәт һәм мәхәббәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек

Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Нәбиуллин Фиргать Әһлулла улы истәлегенә багышланган көрәш буенча ачык шәхси турнирда катнаштылар. 36 кг авырлык категориясендә 6 нчы сыйныф укучысы Тимербаев Әмир 3 урынны яулады. Аны призлы урыны белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

Икмәк-кешелекнең яшәү, сәламәтлек һәм иминлек символы, табигатьнең һәм кеше хезмәтенең иң борынгы һәм гаҗәеп продуктларының берсе. Гомеребезнең бер генә көне дә икмәксез үтми. Айдар авыл китапханәсендә оештырылган "Икмәк - тормыш, тынычлык һәм байлык билгесе" танып белү сәгате нәкъ менә икмәккә багышланган иде.

Югары Кибәхуҗа  авылы  китапханәсендә әтиләр көненә багышланган «Әтием горурлыгым», дип исемләнгән  рәсем конкурсы үткәрелде. Китапханәче бу бәйрәмнең кайчан һәм кайда уздырылуы, безнең илдә ничек билгеләп үтелүе, аның әһәмияте һәм традицияләре турында сөйләде. Балалар әтиләре турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар һәм яраткан әтиләре өчен рәсемнәр ясадылар.

19 октябрь  көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә  Пушкин картасы кысаларында «Әдәби батл» викторинасы үткәрелде. Әдәби батлда  иң актив һәм талантлы яшь укучылар ярышты. Чара барышында катнашучылар, яшүсмерләр арасында иң популяр булган китаплар турында мәгълүмат алдылар, шулай ук яраткан әсәрләре турында сөйләделәр.

Спиртлы эчемлекләрнең зыяны, алкоголизмның киң җәелүе турында күпме генә чаң каксак та, ни кызганыч, җәмгыятебез әлеге проблемадан һаман булса арына алмый. Элегә күрелгән чаралар аз, булганнары да тиешле нәтиҗәләр бирми.   Кайсыберәүләр дөнья мәшәкатьләренә чыдый алмый эчә башлый. 

Әтиләр көне - ул әтиләрнең гаиләдә абруен искә алу, котлау һәм күтәрү, аның балалар тәрбияләү өчен җаваплылыгын арттыру өчен сәбәп.Шушы көн уңаеннан китапханәдә балалар белән китаплар укыдык. Әтиләр көнен бәйрәм итү йөзеннән китапханәдә “Минем әти- иң батыры” дип исемләнгән бу бәйрәмгә багышланган рәсем конкурсы уздырдык. “Минем әти-иң батыры” дип исемләнгән бәйге программасында балалар Әтиләренә карата ягымлы, мәрхәмәтле сүзләрне исләренә төшерделәр. “Минем яраткан әтием”, “Иң кыю, иң яраткан әтием” дигән сүзләргә таянып әтиләренең портретларын ясадылар.Балалар үз шедеврларына әтиләренә карата бик зур мәхәббәт салдылар. Һәр баланың горурлыгы - әтиләренең матур портретлары булды.

Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 12 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр ВКонтакте һәм  телеграмм битләрендә әтиләр көненә багышланган «Әти белән укыйбыз»дип исемләнгән виртуаль фотоакция үткәрделәр. Чара әтиләребезнең яхшы әтиләр булуын күрсәтте. Алар көчле рухлы һәм оста гына түгел, ә балалар белән күп шөгыльләнәләр, китаплар укыйлар. Димәк, алар бергә уйныйлар, рәсемнәр ясыйлар, бу бала өчен бик мөһим. Алар уллары өчен үрнәк һәм кызлары өчен игелекле әтиләр булуын күрсәттеләр. Берникадәр вакыттан соң балалар аларга: “Әти, мин синең белән горурланам!” диячәкләр. Фотоакциядә барлыгы 23 гаилә катнашып, фотолар җибәрде.

Россиядә, 2021 елдан башлап, мөһим гаилә бәйрәме – РФ Президенты Указы белән «Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әти кешенең  әһәмиятен арттыру максатларында " рәсми рәвештә билгеләнгән әтиләр көне билгеләп үтелә. Аны бәйрәм итү көне-октябрьнең өченче якшәмбесе. Шушы бәйрәм уңаеннан 20 октябрь көнне Шәдке авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә  балалар  өчен «Яраткан әтием» дип исемләнгән  әтиләр көненә багышланган оригиналь открыткалар  ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар зур тырышлык күрсәттеләр. Һәркемнең ул  кабатланмас килеп чыкты. Әтиләргә үз куллары белән ясаган бүләкләрне алу бик күңелле булыр!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International