Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны авылдашыбыз Дания Гайнетдинова иҗаты белән таныштырды, хикәяләренә күзәту ясады. Шулай ук Теләче районыннан чыккан язучыларның китапларыннан төзелгән «Туган якның энҗе бөртекләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар бик теләп китаплар белән таныштылар.
Чараның төп максаты- балаларның су турындагы белемнәрен киңәйтү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, аларның җитезлеген арттыру, яхшы кәеф булдыру булды. Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты. Көтеп алынган кунак- Нептун белән балалар төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынаштылар: су белән йөгерделәр, көймәләр батырдылар, диңгез төбеннән кабырчыклар эзләделәр, асфалтька диңгездә яшәүчеләрне ясадылар. Чараның кульминацион өлеше иң күңеллесе буды. Балалар рәхәтләнеп су сибештеләр. Әлбәттә, татар халык мәкалендәгечә, беркемдә судан коры чыга алмады.
11 июнь көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре «Читающий бульвар» дип исемләнгән акция уздырдылар. Әлеге акциянең максаты: яңа укучылар җәлеп итү. Укучыларыбыз яңа китаплар белән танышты, укыган китапларның тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Әлеге кунакларны Шармаш авылының Двухпрестольная Введенкая чиркәүе кызыксындырды. Китапханәдә мин безнең кунакларны авыл тарихы белән, П. Г. Пятницкийның авыл үсешенә зур өлешен керткәнлеген сөйләдем. Гыйбадәтханәнең сакланган беренче төзелгән фотосүрәтләре белән таныштырдым. Алга таба без Двухпрестольный Введенской чиркәүенә барып экскурсия ясадык, П. Г. Пятницкий каберенә бардык. Киләчәктә безнең кунаклар гыйбадәтханәне торгызуда булышырга вәгъдә иттеләр.
Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр район балалар китапханәсенә сәяхәт кылдылар. Безне анда китапханә хуҗабикәсе Закирова Л.М. каршы алды. Ул балалар язучылары К.Чуковский,С.Маршак,С.Михалков,А.Барто,Г.Тукай,А.Алишларның әсәрләре буенча викторина-уен уздырды. Бик кызыксынып яңа китаплар белән таныштылар. Әлеге очрашу нәниләр күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.
Мәдәният хезмәткәрләре балаларны мәчет тарихы белән таныштырдылар, ислам дине турында сөйләделәр, михраб һәм мөнбәрнең нәрсә икәненә төшендерделәр. Балалар бүгенге сәяхәтләреннән бик канәгать калдылар.
Акциянең максаты - сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, яшьләр арасында начар гадәтләргә карата тискәре караш тәрбияләү. «Яшьләр - наркотикларга каршы!» дигән девиз белән, яшьләребез сәламәт яшәү рәвеше алып барырга дигән карар кабул иттеләр.
Балаларның китапханәгә беренче генә тапкыр килүләре түгел, шуңа күрә, әлеге җитди һәм кызыклы урында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән алар яхшы таныш.
Бу көнне «Смешарики» кызыксындыру клубы, балаларны «Әкият белүчеләр һәм китап яратучылар» танып - белү викторинасына җыйды. Биредә җәнлекләр турында китаплар укылды һәм әкиятләр искә төшерелде. Әкиятләрнең күбесе балалар бакчасыннан ук таныш! Викторина тәмамланганнан соң безнең тиктормаслар җәйге күргәзмә белән таныштылар, журналлар һәм китаплар актардылар.
Һәрвакыттагыча, китапханәдән берсенең дә китәсе килмәде! Очрашу истәлеге итеп, китапханә хезмәткәрләре үзенең кечкенә кунакларына зур булмаган бүләкләр тапшырды.
Бу җәйге матур көн бәйрәм өчен очраклы гына сайланмагандыр.... 8 июль көнне Айдар авыл китапханәчесе "Иң күп китап укучы гаиләләрне котлап Вагизовлар, Юсуповлар, Закировлар гаиләләренә истәлеккә китап тапшырды.
10 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Алан» территориясында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Ашлык җыю комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист-машинист таныклыгы булувы, комбайнның документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.