ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

         11 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгында ашлык  җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

         Ашлык җыю комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән  тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның  документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.

Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан объявляет о начале дополнительного конкурсного отбора крестьянских (фермерских) хозяйств – участников ведомственной программы «Поддержка начинающих фермеров в Республике Татарстан на 2017 – 2020 годы».

Тәрбиячеләр тарафыннан мондый экскурсияләр даими оештырыла,чөнки бала тирә-як, андагы мохит белән якыннан таныш булырга тиеш. Алар анда полиция машинасы белән таныштылар, тәрбияче машинада язылган телефон номеры, аның нәрсәгә кирәклеге турында аңлатып китте,полиция хезмәткәрләре үз хезмәтләре белән якыннан таныштырдылар. 

Гаилә - мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы буларак - һәрвакыт дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булды.  Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән  чын күңелдән тәбрик итәр өчен 8 июль көнне Айдар мәдәният йорты директоры Фаляхова Р.А.яраткан җырчы гаиләләрне котлап, иҗат чишмәсенең өзелмәвен, алга таба да бергә эшләү теләген җиткерде. Тигез гомер, исәнлек-саулык теләп ,мәхәббәт гөле бүләк итте.

 

Күргәзмәгә дару үләннәре турында китаплар, газета һәм журнал материаллары куелды.   Дару үләннәрен кайсы вакытта җыярга, ничек дөрес итеп киптерергә, алар ярдәмендә сәламәтлегеңне, матурлыкны саклап калырга һәм башка файдалы мәгълуматны китап укучыларыбыз әлеге күргәзмә белән танышып таба алалар.

Шуларның берсе Комаровка авылында урнашкан. Бу чишмә бик күп еллар инде Комаровка авылы халкы өчен генә түгел Теләче авылы халкы өчен дә саф , салкын су чыгынагы булып тора. 2016 елны җирле үзидарә һәм авыл халкы ярдәме белән бу чишмәне төзекләндерү эшләре алып барылды.

 Яңартылган чишмәне күрсәтү максаты белән, зурлар төркеме тәрбиячеләре 9нчы июль  көнне балалар өчен экскурсия оештырдылар.Экскурсия барышында балалар чишмәнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук тәрбиячеләре аларга табигый сулыкларны сакларга, аларны пычратмаска кирәклеге турында да яңадан бер кабат искәрттеләр.Балаларның чишмә буена ясаган сәяхәте бик күңелле узды.

Толстой китаплары  игелекле, игътибарлы, кайгыртучан һәм зирәк булырга өйрәтә. 5 июль көнне Айдар авыл китапханәсендә  «Лев Толстой – балаларга» дип исемләнгән  кычкырып уку сәгате үткәрелде. Чара барышында китап күргәзмәсе янында язучының   тормышы, иҗаты белән таныштырылды. Кычкырып уку өчен  әсәрләре “Слива төше” китабыннан  алынды.

Походтан  бары тик яхшы тәэсирләр белән генә кайтыр өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиеш. Айдар авыл китапханәчесе табигатькә чыгар алдыннан балаларны үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды һәм "Табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәсен белергә тиеш һәркем" дип исемләнгән белешмәлекләр таратты.

Экскурсия вакытында балаларның укыган китаплары аша авылыбыз кырларында, болыннарында үсүче усемлекләр белән таныштырылды, дару үләннәре җыелды, агач төрләренә игътибар бирелде. Шулай ук балалар үзләренең табигать темасына укыган китапларын искә төшерде, табышмакларга җаваплар бирделәр. Экскурсия бик күңелле булды, каникулның бу көне балалар күңелендә озак сакланыр.

Балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру-китапханә эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора. Бары тик җәйге каникул чорында гына балаларны китапханәгә мөмкин кадәр күбрәк тартырга, кызыксынуларын арттырып, китапка мәхәббәт,  табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә мөмкин. 6 июль көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  балаларны “Җәйге рюкзакта китаплар” исемле библиопикникка чакырды. Рюкзакка яраткан китапларын, тәмле күчтәнәчләр һәм “яхшы кәеф” салып походка кузгалдылар.

Балалар ачык һавада китапханәче белән бергә китап укыдылар, әдәби конкурсларда катнаштылар,  күңелле уеннар уйнадылар. Җәйнең һәм җәйге каникулның иң кызган чагы, ни өчен аны күңелле һәм файдалы итеп үткәрмәскә!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International