ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

Тәрбиячеләр балаларга янгынның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында сөйләделәр, слайдлар карадылар. Янгын булган очракта үз-үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында фикер алыштылар. 03 июль көнне балалар янгын сүндерүчеләр белән очраштылар. Балалар янгын сүндерүчеләргә бик күп сораулар бирделәр. Янгын сүндерүчеләрнең хезмәтен күргәч, малайлар, үскәч мин дә, янгын сүндерүче булам дигән теләкләрен белдерделәр. Балаларны эчкерсезлелекләре янгын сүндерүчеләрнең йөзләрендә елмаю хисе уятты.

Шул уңайдан 1 июль көнне Шармаш авыл китапханәсендә «Узнай произведение по началу» дип исемләнгән белгечләр турниры үтте. Бу уенда без китап укучыларның сыйфатын ачыкларга булдык. Бу чарада балалар конкурсларда катнаштылар, төрле ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр. Чарада катнашучылар үзләрен чын эрудит булып күрсәттеләр: җиңел итеп укыган китапларының авторларын һәм әсәрнең исемен әйттеләр. Чара кысаларында «Твои непрочитанные книги» дигән китап күргәзмәсенә презентация үтте. Балалар яңа кайткан әдәбият белән таныштылар һәм өенә кызыклы китаплар белән кайтып киттеләр.

Безнең ният уңышлы узды, барлык укучылар китап укыйлар, ә киштәләрдә тотмыйлар.

Моңа билгеле бер максатлы тәрбия эше  нәтиҗәсендә генә ирешелә. Татар халкының "Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың" дигән  мәкальле бар. Кечкенәдән үк кешене файдалы эшкә күнектерергә кирәк. Шушы хезмәт тәрбиясен истә тотып зурлар төркеме балалары, тәрбияче Хабирова Ф.Ф. белән , үзләре утырткан борчак , кукуруз,арыш түтәленнән чүп утадылар һәм аларга су сиптеләр. Бердәм башланган, күмәк эшнең нәтиҗәсе дә озак көттермәс.

Китапханәче Галимуллина Кәүсәрия китапханәнең китап саклау урыны булуын, анын нәрсә өчен кирәклеген һәм җәмәгать урынында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты.

  Балалар почмагы аеруча да кызыксыну уятты. Балалар  китапларның урнаштырылу тәртипләре белән таныштылар. Алар китап-уенчыклар һәм энциклопедияләрне карап чыктылар.

 Әлеге экскурсия балаларда зур кызыксыну уятты.

                                                          

                                                          

Укучыларыбыз  яшьләрнең   наркотик матдәләр куллануының сәбәпләре белән таныштылар,  әгәр танышлары яки дуслары  наркотикларга тартылганда  үз-үзеңне ничек тотарга һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеген белделәр. Чара ахырында, укучылар  сәламәтлекләренең бары тик үз кулларында булуын аңладылар һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга дигән карар кабул иттеләр.

Китаплар табигатьнең барлык серләрен ачарга булыша, аның  серле почмаклары белән таныштыра, әйләнә- тирә дөнья матурлыгын тасвирлый.  28 июнь көнне, балаларда экологик культура тәрбияләү максатыннан, Айдар авыл китапханәсе  табигатьтә "Табигать сукмагыннан китап белән " дип исемләнгән экологик әдәби десант " оештырды. Укучылар табигатьнең  мавыктыргыч якларын чагылдырган язучыларыбызның әсәрләре буенча сәяхәт кылдылар, аның матурлыгына сокландылар, табышмакларга җавап бирделәр. Безнең экологик десантның максаты: табигатьне  рәнҗетмәскә, аны сакларга һәм якларга.  

Чираттагы китапханә гәҗитенең  2018 нче елда 6 нчы саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.

2018 елның 30 июнь көнендэ Айдар авылында яшәүче тыл ветераны Абдуллина Халисә Сонгәтулла  кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Халисә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Айдар авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International