Получение разрешения на строительство станет невозможным с 1 января 2021 года при отсутствии в Едином государственном реестре недвижимости сведений о границах территориальных зон, в которых расположены земельные участки под строительство и реконструкцию объектов капитального строительства.
2 нче июль көнне Теләче урта мәктәбендә “ Дуслык” мәктәп яны сәламәтләндерү лагере белән хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Лагерларда балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан, төрле уеннар һәм чаралар үткәрелә. Саф һавада хәрәкәтле уеннар һәм спорт ярышлары балаларның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәчәк. Беренче көнне эш башлануын район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Г. Р. Шакирова күзәтеп китте. Ялларыгыз күңелле үтсен, балалар!
Элеге чарада Арча, Буа, Саба, Менделеевск, Балтач, Кукмара һәм Теләче районарыннан 7 команда катнашты. Командалар көрәш, мини-футбол, волейбол, гер күтәрү, җиңел отлетика, дартс, озынлыкка сикерү, канат тарту төрләре буенча көч сынаштылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Арча районы командасы 1 нче, Кукмара районы 2 нче, Теләче районы командасы 3 нче урынны яулады.
27 июнь көнне Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова күчмә китапханә белән Тәмте авылына хезмәт күрсәтте.
Айдар авыл китапханәсе , халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш айлыгы кысаларында, балалар һәм яшьләр сәламәтлегенэ карата зарарлы булган матдәләрне яктыртучы «Уяу бул!» исемле буклет тәкъдим итте.
Ямбулат авылы китапханәсе китапханәчесе Шакурова Г.М газета - журналлар белән таныштыру һәм аларны тарату буенча өлкәннәрнең өйләренә баруга зур игътибар күрсәтә. Өлкәннәр янына баргач, аларга төрледән - төрле китаплар бирү генә түгел, ә аларга төрле темага кагылышлы әңгәмәләр үткәрә, китапларын алмаштыра һәм төрле сораулар буенча кирәкле мәгълумат та бирә.
Әлеге акциянең оештыручысы булып А. С. Пушкин исемендәге Саратов балалар һәм яшьләр өлкә китапханәсе тора.
Әлеге газета китапханә тормышында узган барлык әһәмиятле вакыйгаларны яктырта.
2018 елның 28 июнь көнендә Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Вәлиев Хаҗиәхмәт Вәли улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Вәли абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Атналык барышында балалар үсемлекләрне рәсемнәрдән, презентация слайттан карау һәм тану, аларның исемнәрен дөрес әйттерү эшләре алып барылды. Урамга чыгып бакчада күзәтүләр үткәрелде. Бу көннәрдә режим моментларда, шул күзәтүләрдән чыгып, үсемлекләрнең, чәчәкләрнең рәсемнәрен ясау, кәгазьдән кисеп ябыштыру, әвәләп ясап, балалар белемнәрен ныгыттылар. Шушы эшләр аша балаларда табигатькә һәм аның үсемлекләренә сакчыл караш, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләнде.