ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

Әбде авылында яшәүче Осина Елена Ильиничнага 95 яшь тулды. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хаты, чәчәкләр, истәлек бүләге тапшырылды.

25 августта Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Моннан 80 ел элек бу көнне Берлин бистәсендә, Плетцензее төрмәсендә фашизмга каршы көрәшне дәвам иткән унбер ватандашыбыз җәзалап үтерелде. Бу көнгә Айдар авыл китапханәсендә "Бөек җыр ул, бөек Ватан өчен, сугыш кырларында үлүе" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче укучыларга М.Җәлилнең һәм аның ун көрәштәшенең героик язмышы, Муса Җәлилнең иҗаты, «Моабит дәфтәрләре» китабын язу тарихы турында сөйләде. Чарага тематик китаплар җыелмасы әзерләнде. Чара ахырында М.Җәлил, А. Алиш шигырьләре яңгырады.

Район хуҗалыклары кырларында урып-җыю эшләре бара. 2024 елның 22 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы буенча бүлеге тарафыннан «Шарафиев Р.З.» шәхси хуҗалыгы белгечләре белән берлектә кырларда комбайннарның эшенә агымдагы тикшерү уздырылды. Хуҗалык кырларында барысы 2 берәмлек ашлык җыю комбайны эшли. Тикшерү барышында комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.

Район хуҗалыклары кырларында урып-җыю эшләре бара. 2024 елның 15 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы буенча бүлеге тарафыннан «Низамов М.Х.» крестьян-фермер хуҗалыгы белгечләре һәм җитәкчесе белән берлектә кырларда комбайннарның эшенә агымдагы тикшерү уздырылды. Хуҗалык кырларында барысы 4 берәмлек ашлык җыю комбайны эшли. Тикшерү барышында      комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.

"Бердәм Россия" партиясе ярдәмендә уздырылган республика конкурсы — халыкның игътибарын табигатькә һәм аның пычрануына бәйле экологик проблемаларга җәлеп итте. Әлеге конкурста катнашкан балалар экологик хәлгә үз карашлары белән уртаклаштылар, нәрсәне төзәтергә кирәклеге турында сөйләделәр, хыялларына ирек бирделәр, үз фикерләрен һәм хисләрен рәсем ярдәмендә белдерделәр. 11 август көнне авыл китапханәчесе китап укучыларын яшь рәссамнарның эшләре белән таныштырды.

Шармыш авылы китапханәсенрдә «Как потопаешь, так и полопаешь!» дип исемләнгән әлеге күргәзмә укучыларыбызны җәй һәм көз муллыкларыннан: бакчаларда үскән җиләк-җимеш һәм яшелчәдән, урман-аланлыклардан җыйган гөмбәләрдән кышка әзерләп кую өчен кайнатмалар рецептлары белән таныштырачак. Биредә яшелчәләрне эшкәртү буенча һәркем үзенә файдалы киңәшләр тупланган китаплар һәм газета-журналлар таба ала.  Шулай ук күргәзмәдә уңыш үрнәкләренә сокланып кына калмыйча, аларны татып карау мөмкинлеге дә тудырылган.

Әйләнә-тирә мохиткә мәхәббәт тәрбияләү, һәр кешедә әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итү теләге уяту максатында төрле чаралар үткәрелде. Көн гадәттәгечә зарядка ясаудан башланды. Аннары «Без яшь сәяхәтчеләр» дип исемләнгән уен-квест уздырылды. Уен укучыларның экология һәм табигатьне саклау өлкәсендәге танып белү эшчәнлеген активлаштыру, балаларның игътибарын әйләнә-тирә мохитнең экологик проблемаларына җәлеп итү, командада эшли белү күнекмәләрен формалаштыру максатында үткәрелде. Квест экологик станцияләр буенча үтте. Уен ахырында балалар әйләнә-тирәдәге планетабызның табигатен саклау һәрбер кешенең бурычы икәнлегенә инандылар.

Ура!!! Теләче балалар китапханәсендә үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә “Җәйгә китаплы сәяхәт “ дип исемләнгән библиолагерь эшли башлады.

Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның никадәр куркыныч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Шул уңайдан 10 август көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә танып белү сәгате үткәрелде.

Шармыш авыл китапханәчесе "Почемучки" клубы балалары өчен экологик культура формалаштыру кысаларында "Агачлар Һәм үләннәр – безнең дусларыбыз" дигән экологик дәрес үткәрде. Балалар «Табигать белгечләре» интеллектуаль экологик викторинасында катнаштылар һәм әйләнә-тирә мохит турындагы белемнәрен тикшерделәр. Яшь экологлар табигать патшалыгында яшәүчеләрнең гаҗәеп дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясаганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International