ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 11 хәм 14 май көннәрендә Олы Мәтәскә хәм Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге территориясендә  яшәүче шәхси затларның трактор, тагылма арба хәм үзйөрешле  машиналарына техник карау уздырылды.  Тикшерү барышында аларның  регистрация документлары, техникаларның төзеклеге хәм куллану  вакытында куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре  каралды.

Авыл җирлегендә учетта булган барлык техниканың 60-63% әлеге  чарада катнаштылар.

Тикшерү вакытында кайбер техникаларда вак кимчелекләр ачыкланды. Аларга төзәтү вакыты билгеләнде.

    Вакытында хәм сыйфатлы итеп, авыл хуҗалыгы техникасын 2018 елның  терлек азыгы әзерләү максатыннан, район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү техникасын эшкә әзерлеге бара. Хуҗалыклар алдында терлек азыгы әзерләү техникасын механизаторлар белән хәм кирәкле запас частьләр белән тәэмин итү кебек сораулар тора.

    Терлек азыгын әзерләү – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен иң киеренке вакыт. Шуның өчендә, барлык терлек азыгы әзерләү техникасы әзерлек  сызыгында булырга тиеш, иң мөхиме игътибарны үзйөрешле чапкычларга хәм азык әзерләү комбайннарына бирергә кирәк.   

2018 елның 10 май көнне Олы Нырсы авыл җирлеге территориясендә  яшәүче шәхси затларның трактор, тагылма арба хәм үзйөрешле  машиналарына техник карау уздырылды.  Тикшерү барышында аларның  регистрация документлары, техникаларның төзеклеге хәм куллану  вакытында куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре  каралды.

Авыл җирлегендә учетта булган 58 берәмлек техниканың 39 -ы әлеге  чарада катнаштылар.

Тикшерү вакытында кайбер техникаларда вак кимчелекләр ачыкланды. Аларга төзәтү вакыты билгеләнде.

15 майда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Гаилә көненә багышланган тәрбия сәгате уздырылды. Гаилә кыйммәтләрен тану, аны ныгыту – тәрбиянең мөһим элементы булып тора. Чара барышында 10 сыйныф җитәкчесе Гатауллина Д.Г. укучыларны гаилә кыйммәтләре һәм  традицияләре белән таныштырды. “Үзегезнең гаилә кыйммәтләрегезне сакларга, аны буыннан-буынга тапшырырга онытмагыз. Барысы да сезнең кулларда”, - дип йомгаклады ул үзенең чыгышын.


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

Всего приняли участие 10 команд из  Нижнекамска, Чистополи, Казани, Кукмора, Балтасей, Арска, Богатых Сабов и Тюлячей. По итогам соревнований 1 место заняла команда г.Нижнекамск, 2 – Сабинский район, 3 -  команда «Тюлячи-1».

11-13 май көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә 2005-2006 елгы укучылар арасында Рәсәйкүләм “Президент спорт уеннары”ның республика этабының финал туры булып узды. Ярышта республиканың Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Ютазы, Казанның Яңа Савин районы һәм Теләче районнары катнашты. Безнең район данын балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчелеге астында Теләче мәктәбенең 5-6 сыйныф укучылары яклады.

Басманың төп максаты: гасырлар дәвамында тупланган рухи мирасыбызны барлау, халкыбызга кире кайтару һәм яшь буынны милли традицияләргә кайтару.

14 майда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары тыл ветеранына шефлык ярдәме оештырдылар. Бу юлы алар Булатова Равилә апа өенә юл тоттылар. Ветеранның җыйнак кына өендә аның сугыштан соңгы еллардагы тормышы турында сөйләгәннәрен тыңладылар, чишмәгә суга барып килделәр. Ахырдан Равилә апа үзен кайгыртканнары өчен балаларга рәхмәтләрен белдерде.

Ямбулат авылы китапханәсе дә «Балаларга сугыш турында укыйбыз - 2018» дигән Халыкара Акциягә кушылды. Әлеге акциянең инициаторы һәм оештыручысы булып дәүләт бюджет мәдәният учреждениясе "Самара өлкә балалар китапханәсе" тора. Акция Ямбулат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә үткәрелде (барлыгы 6 кеше). Китапханәдә әлеге көнгә карата "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дигән күргәзмә оештырылды. Аннары түбәндәге китаплардан өзекләр укылды:  Кассиля Л. "Улица младшего сына", "Дорогие мои мальчишки", Катаева В. "Сын полка", Осеевой В. "Васек Трубачев и его товарищи", Симонова К. "Сын артиллериста" и Яковлева Ю. "Как Сережа на войну ходил".

11  нче  май көнне Теләче урта мәктәбе укучылары   Миннуллина Гөлназ һәм Закирова Язгөл “ Умники и умницы” дигән  V республика  уенынында катнаштылар. Республика  уены Лев Толстой  һәм Шиһабетдин Мәрҗәни иҗатына багышланган  иде, шулай да күп сораулар тарих фәне белән бәйле  иде. Республика уенында катнашып , укучылар  сертификатка ия булдылар. Укучыларны республика уенына   рус теле укытучысы  Е. Я. Нуртдинова и татар теле укытучысы   Л.М. Якупова әзерләде.  Уңышларыгыз белән  котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International