ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Иске Җөри урта мәктәбе, Теләче урта мәктәбе, Олы Мәтәскә урта мәктәбе, Баландыш төп мәктәбе укучылары тренер-укытучылары Әскәров В.И., Гыйниятуллин Ф.С., Сафин А.З., Зәләлиев Ф.Ф. җитәкчелегендә әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап, балалар спорт мәктәбе данын яклап кайтты. Җиңучеләр дипломнар һәм акчалата буләкләргә ия булды.

Налоговая служба во всех территориальных налоговых инспекциях России проводит ДНИ ОТКРЫТЫХ ДВЕРЕЙ для налогоплательщиков - физических лиц!

Телэче районы данын Теләче муниципаль районының җәмәгать тәртибен саклау буенча “ФОРПОСТ” яшьләр берләшмәсе җитәкчесе – Сәйфетдинов Радик Рөстәм улы һәм Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбенең “ФОРПОСТ” отрядлары вәкилләре:

Мәүлиева Зилә Рафаиль кызы;

Гильфанова Әдилә Илхам кызы;

Зәкиев Динар Фирдинат улы якладылар.

21  нче  апрель көнне  укучылар  һәм хезмәткәрләр  Теләче урта мәктәбенең  барлык территориясен чистартуда катнаштылар. Мәктәп яны матур булып чистарып калды. Бу изге эштә катнашкан укучыларга, хезмәткәрләргә  бик зур рәхмәт.

Бүгенге көндә бәби-театрлар бик популяр, ә сабыйлар өчен спектакльләр куелып кына тора. Бу очракта, әлбәттә сабыйның театрны беренче генә тапкыр күрүен истә тотып, репертуар сайлаганда ялгышмау бик мөһим. Безнең әкият, кагыйдә буларак: кешеләргә, табигатькә, хайваннарга, ягъни иң кечкенә тамашачыга да аңлаешлы, гап – гади әйберләргә багышланган иде. Спектакль карарга 1дән 3 яшькә кадәр нәниләр һәм аларның әти – әниләре чакырылды. Әкият китапханәдә үтү сәбәпле, зал һәм сәхнә өлешләренә аеру булмады, тамаша бала янәшәсендә узды. Яңа эш алымнары кулланып оештырылган әлеге чара китапханә хезмәткәрләренә генә түгел, чакырылган кунаклар күңеленә дә хуш килде.

20  нче  апрель  көнне  Теләче  урта  мәктәбендә  6 нчы  сыйныф  укучылары биология фәненнән     бөтенроссия тикшерү эшләре  яздылар. Бөтенроссия тикшерү эшләре  укучыларның  биологиядән  әзерлекләрен тикшерү  максатыннан үткәрелде. 6   нчы  сыйныф  укучылары    барлык  биремнәрне дә үтәделәр. 


20
апрель, 2018 ел
җомга

Баландыш авыл китапханәсе Республика балалар китапханәсе оештырган бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан “Я вновь открываю Толстого” исемле Республика күләм акциядә катнашып диплом белән бүләкләнде.

1 апрельдән 31 майга кадәр – территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында, 20 апрель көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре  өмәгә чыктылар. Мәдәният йорты территориясендәге  калган карларны тараттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International