18-19 нчы апрель көнне Кукмара район мәдәният йортында Республика күләм «Матди булмаган мәдәни мирас: мәсьәләләр ачыклау, саклау һәм актуальләштерү» темасы буенча зона семинары узды.
Семинарда Теләче, Балтач,Кукмар, Әтнә, Саба районнары мәдәният хезмәтекәрләре катнашты.
В Большемешинской средней общеобразовательной школе в целях предупреждения безнадзорности, правонарушений несовершеннолетних проводятся тематические классные часы, беседы. Старший инспектор ПДН отделения МВД России по Тюлячинскому району майор полиции Назмиева Р.Р. провела разъяснительную беседу с родителями и учащимися школы.
Китап минем кулыма очраклы рәвештә эләкте» дип сөйләде безгә, безнең авылның бер студенты. Өйгә кайтканда, чираттагы уку атнасында, ул скамейкада «Китап укылырга тиеш!» дигән язма һәм китап күрде. Укыганнан соң ул китапны китапханәгә алып килде, һәм без китапка алдагы тормыш бирергә уйладык. Шулай итеп безнең китапханәдә буккроссинг – эше старт алды. Хәзер безгә китапларны өлкәннәр һәм балалар да алып килә ала.
Бу чараның максаты – балаларны Кызыл китап белән таныштыру, нинди үсемлекләр һәм хайваннарның Кызыл китапка кертелүен сөйләү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү иде.
Иске Җөри авылы китапханәсе бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан “Я вновь открываю Толстого” исемле Республика акциясендә катнашты. Әлеге акциядә катнашып Иске Җөри авылы китапханәсе Диплом белән бүләкләнде.
Кичәдә Субаш авыл клубы каршында эшләп килүче «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле дә катнашты.
Балалар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләп, язучының иҗат юлы белән таныштылар.
Шушы айлык кысаларында татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 132 еллыгы уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсе "Без Тукайны укыйбыз" акциясе үткәрде. Бу акциядә безнең укучыларыбыз бик актив катнашты. Алар күңелләрендә сакланган Тукай шигырьләрен сөйләделәр.
Шул уңайдан, 20 апрель көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” дип исемләнгән әдәби марафон уздырды. Әдәби марафонда Г. Тукайның шигырьләре укылды һәм китапларына күзәтү ясалды. Чараның максаты: Габдулла Тукайның иҗаты аша туган туфракка мәхәббәт үстерү, яшьләрне патриотик тәрбияләү, аның турында белемнәрен ныгыту, тормышын һәм иҗатын тирәнрәк өйрәнү.
Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Бүген җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социаль-икътисади халәте, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Муниципаль хезмәт барлык өлкәләрдә тирән белем, җаваплылык хисе, үз-үзеңне һәрчак контрольдә тотуны, тәртипле булуны таләп итә. Үз халкыңа хезмәт итүдән дә дәрәҗәлерәк һөнәр юк. Сезгә туган төбәгебез, халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәр һәм эшләр өчен нык сәламәтлек, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим.