21 апрель көнне Казаклар авылы китапханәчесе балалар белән берлектә «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» ‒яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН » акциясендә катнаштылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсе кардан чистартылды һәм җыештырылды.
Һәр укучы сөекле шагыйребезнең шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Соңыннан бәйләү буенча мастер-класс үткәрелде. Китапханәче балаларны бәйләү серләренә төшендерде.
23 апрель көнне Иске Җөри балалар бакчасында район мәгариф бүлегеннән килгән комиссия тарафыннан мониторинг уздырылды. Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты Сәетова А.Н., педагог-психолог Хазипова С.Н., логопед Шаймарданова М.Н., рус теле белгече Ярмиева З. М. һәм татар теле белгече Сабирзянова Л.М. килгән иде. Алар мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның мәктәпкә әзерлеген тикшерделәр .
Теләче районында 23 апрель көнне 4 кешедән тоган “Татармультфильм” оешмасынының вәкилләре катнашында ТАССР ның оешуына 100 ел тулу уңаеннан “Век Татарстана-2” дип исемләнгән яна милли халык мультфильмы проектын тормышка ашыру буенча бәйрәм чарасы булды.
Очрашу теләче урта мәктәбенең 1- 8 сыйныф укучылары һәм сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегенә йорүче балалар белән оештырылды.. Мультфильмны тормышка ашыру буенча һәрбер нечкәлекләргә басым ясалып мастер класс та булып үтте. Аннары “Туган як” темасына рәсем конкурсы игълан ителде. Бәйрәм ахырында укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Налоговые органы информируют вас о том. «по Федеральным законом от 1 мая 2016 года № 134-Ф3 «О внесении изменений в статью 102 части первой Налоговою кодекса Российской Федерации» предусмотрено раскрытие сведений, указанных в пункте 1.1 статьи 102 (налоговая тайна) Налогового кодекса Российской Федерации (далее -Сведения) по всем организациям, а именно:
Яз -табигатьнең иң матур фасылларыннан берсе. Апрель ае чисталык таләп итә торган ай. Бөтен дөнья яшәрә, яшелләнә. Ләкин табигать уяну белән без дә игьтибарсыз калмаска тиеш. Кар астыннан чыккан чүпләрне җыештыру, карлар тарату безнең язгы иң мөһим эшләр. Олы Мәтәскә балалар бакчасында да коллектив белән җыелып өмәгә чыктык. Бакча тирәсендә кипкән җирләрне себереп, чүпләрен түктек, чәчәк клумбаларын чистарттык, карлар тараттык.
23 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары « Век Татарстана» дип аталган халык мультфильмы төзү проектында катнаштылар. Балалар узләренең туган ягы булган Теләче муниципаль районының иң истәлекле, иң матур урыннарын рәсемгә төшерделәр. Укучыларның иҗади эшләре « Век Татарстана» дип аталган халык мультфильмын төзү өчен проектка алыначаклар. Бу проект мультфильм төзүдә иң күп балалар катнашкан проект буларак Россиянең рекордлар китабына кертеләчәк. Уңышлар телибез!
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында «Теләче» балалар спорт мәктәбе, Теләче урта мәктәбе укучысы Гыйниятуллина Гүзәлия 52 кг. үлчәү авырлыгында 1 урынны яулап, Россия чемпионы исемен алды. Бу җиңүе белән ул Россиянен спорт мастерына кандидатлык нормативларын үтәде һәм Дөнья беренчелендә катнашу хокукын да алды. Гүзәлиянең тренерлары – аның бертуган абыйлары Илдар һәм Фирзәр. Укучыбызны бу олы җиңүе белән котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!
Барлыгы 6 команда, 135 укучы катнашкан әлеге ярышларда тренер-укытучы Шәмсетдинов Р.М. җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясап кайтты.