ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә бөек татар язучысы Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган "Моңлы Тукай – җырлы Тукай" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге  күргәзмәдә китап  укучылар шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән таныша алалар.

24 апрель көнне Теләче урта мәктәбендә җирлекара китапханә хезмәткәрләре белән берлектә 1-11 сыйныф укучылары арасында Г.Тукайның 132 еллыгы уңаеннан «Тукай – шигъри чишмәбез» дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе уздырылды. Бәйгенең максаты шагыйрьнең иҗатын популярлаштыру белән беррәттән, укучыларда эстетик зәвык формалаштыру да иде. Иң яхшы шигырь сөйләүчеләр 26 апрель көнне район мәдәният йорты фойесында узачак «Һәр буынга яшьтәш Тукай» шигърият бәйрәмендә катнашу хокукы алалар.

Бу “КЕЙС” театр коллективының зур сәхнәдә беренче адымы. Спектаклне  безнең  балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге һәм уртанчы төркем балалары тамаша кылды. Яшь артистлар арасында безнең балалар бакчасы чыгарылышы балалары булу икеләтә сөендерә. Театр коллективын киләчәктәдә зур сәхнәбез түрендә югары урыннарда булырлар дип өметләнәбез, аларга алдагы иҗат эшләрендә зур уңышлар телибез.

21 апрель көнне Югары Мәтәскә авылына менеп Галимовлар гаиләсенә китаплар тәкъдим  итте. Китапханәгә кайткан яңа китапларны, газета - журналларны һәрберсен теләп укып баралар. Китап белән "җанлы" әңгәмә бернәрсәне дә алмаштыра алмый шул.

Бу чара яшьләр катнашында узды.  Аларны башта китапханәче “Моңлы Тукай, җырлы Тукай ”дигән күргәзмә белән таныштырды. Аннары яшьләр күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрделәр. Катнашучылар Тукайның  истә калган шигырләрен, әкиятләрен  сөйләделәр.

Бу көнне китап укырга яратучылар белән төрле конкурслар викториналар үткәрелде.

Бер ел үтүгә китапханәнең иң актив һәм иң күп  укучылары янәдән бергә  җыелдылар. Акциянең быелгы темасы -“Китапның тылсымлы көче” дип атала. Билгеле булганча, китап безне тылсым дөньясына алып керә, бик күп ачышлар ясарга ярдәм итә. Моны аңлар өчен балаларга төрле биремнәр бирелде,танып-белүне арттыруга  уеннар һәм әлбәттә, хәрәкәтле уеннар уйнатылды. Акция ахырында балаларга өр-яңа китаплар тәкъдим ителде.

Безнең Олы Мишә балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр белән юл-транспорт һәлакәте булдырмауга зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планлаштырып алып барыла. Быел да 20 апрель көнне безнең балалар бакчасында "Юл билгеләре илендә сәяхәт"дигән темага ачык чара үткәрелде.

Бина янында булган карларны таратып, кар астыннан чыккан чүпләр  җыелды һәм тырмалап куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International