Ул балаларга Бөек Ватан сугышы елларында батырлыклары өчен иң югары бүләккә - Герой исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында сөйләде. Чара "Зур сугыш геройлары" күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китапларны тәкъдим итү һәм аларга күзәтү белән үрелеп барды. Балалар С.Алексеев әсәрләре, пионер-геройлар турында китаплар сериясе, Бөек Ватан сугышы турында җыентыклар һәм башка материаллар белән таныштылар.
Очрашуда балалар заманча әдәбиятның яңалыклары белән таныштылар, үзләренә ошаган китаптан өзекне кычкырып укыдылар. Китапханәчеләр балаларга кычкырып укулар ярдәмендә фикерләрне җиңел һәм төгәл итеп өйрәнергә мөмкинлек биргәнен, сүз запасын арттырырга, дикцияне, интонацияне, сөйләмнең дөреслеген яхшыртырга ярдәм иткәнен сөйләделәр.
27 июнь көнне Шәтке авыл китапханәсендә балалар өчен «Интернетта куркынычсыз сатып алулар» дигән тематик сәгатъ үткәрелде, аның барышында укучыларыбызга интернетта сатып алулар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Балалар интернетта нинди куркынычсыз сатып алу кагыйдәләре барлыгы һәм шәхси мәгълүматларын ничек яклау турында видеоролик карадылар, шулай ук файдалы ресурслар белән таныштылар. Кыскача мәгълүматта онлайн сатып алулар, яки интернет-хезмәтләр өчен түләгәндә исәпкә алырга кирәк булган киңәшләр дә бар иде.
29 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә балалар өчен “Китаплы салават күпере” дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде. Китапханәче балаларны яңа кайткан кызыклы китаплар белән таныштырды. Уенның барышында без кечкенә кешеләр өчен бик мөһим булган кайбер сорауларга җаваплар эзләдек. “Әкиятне бел һәм төшеп калган сүзне тап” уены уйналды һәм табышмакларга җаваплар табылды.
Янгыннарны кисәтү һәм тормыш иминлеге культурасын тәрбияләү максатыннан безнең балалар бакчасында тематик янгын куркынычсызлыгы көне узды. Барлык төркемнәр педагоглары балалар белән «Балаларга шырпы- уенчык түгел», «Сак булыгыз, электр приборлары!, «Розеткалар белән уйнама» һәм башкалар. Балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштылар, шырпылар һәм башка тиз янучы әйберләр белән уеннар аркасында килеп чыга торган бәла-казалар сурәтләнгән иллюстрацияләрне карадылар
26 июньдә Шәтке авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча «Яраткан китап битләре буенча» дип аталган әдәби квиз уздырылды. Балалар экологик станцияләргә юл тоттылар, анда барлык катнашучылар да белемнәре, зирәклеге һәм бердәмлеге ярдәмендә җиңү яуладылар. Алар үсемлекләр һәм хайваннар турында викторина сорауларына җавап бирделәр, “Экологик мозаика” һәм “Урман тавышы” уеннарында актив катнаштылар.
2024 елның 27 июнендә Абде авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча китап квесты: «Әдәби лабиринт” узды. Балаларны биредә интеллектуаль сынаулар көттте. Лабиринт буйлап сәяхәт иткәндә, балалар төрле биремнәр үтәделәр һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. «Анаграмма», «Жанры произведений», «Путаница», «Детектив», «Потерянные вещи» исемле конкурларында актив катнашып, балалар белемнәрен тикшереп, барлык биремнәрне дә башкарып чыга алдылар.
Наркомания - гасыр афәте. Бик күп гаиләләргә кагылып, күпме кешене харап итә торган начар гадәтләрнең берсе. Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне кысаларында, Айдар авыл китапханәсендә зарарлы гадәтләрне кисәтү максатыннан «Тормышта ялгышлар булмасын! дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә каникулдагы балаларны табигать кочагына - “Җәйнең матур көнендә, табигать кочагында...” дип исемләнгән библио – пикникка чакырды.
Чарада катнашучылар табигатькә яраткан китапларын алып чыктылар, үзләренең укылган китаплары буенча фикер алыштылар, әдәби викторинада, кызыклы һәм интеллектуаль уеннарда актив катнаштылар. Барлык катнашучылар да җәй, ял һәм күңел ачу дөньясына чумдылар.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре 26 июнь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен «Наркомания - төпсезлеккә бер адым” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Йомгак ясап, китапханәчеләр зарарлы матдәләрнеӊ кешегә һәм аныӊ сәламәтлегенә нинди зыян китерүен һәм куркыныч тудыруы турында сөйләделәр.