ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Шәтке  авыл китапханәсе "Надень народное на День России" Бөтенроссия акциясендә катнашты. Россия күпмилләтле ил, һәм һәр халыкның  кабатланмас традицион мәдәнияте бар, аның аерылгысыз өлеше булып милли костюм тора. Акция халык костюмының матурлыгын һәм миллилеген, төрле халыкларның милли мәдәниятләренең үзенчәлеген, традицияләрне саклауның мөһимлеген ассызыклау өчен үткәрелә.

13 июнь Үзәк авыл китапханәсе хезмәткәрләре Россия көненә багышланган "Россия йөзләрендә" тарихи экскурсиясең үткәрү максатыннан мәктәп яны лагерында булдылар.

12 июнь - Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шул рәвешле үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз.

Алан авылы китапханәсендә дә Россия көненә багышланган тарихи сәгать узды. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, эләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру иде.

11 июнь көнне, Россия көне алдыннан, «Киләчәк» яшьләр үзәге мәйданчыгында асфальтта «Россияне рәсемгә төшерәбез» дигән рәсемнәр ясау конкурсы узды.

Китапханә хезмәткәрләре җитәкчелегендә балалар асфальтта: төрле төстәге йортлар, каеннар, чәчәкләр, кояш һәм, әлбәттә, Россия флагын рәсемгә төшерделәр.

11 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында тозлы камырдан җиләк-җимешләр кәрҗине әзерләү буенча «Тозлы камырның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Тозлы камырдан төрле декоратив әйберләр ясау традициясе бик борынгы заманнардан ук килә һәм бик популярлашып китте. Чөнки камыр материал буларак, эластик, сузылучан. Аннан төрле фигуралар ясау бик җиңел. Мондый әйберләр озак сакланалар. Ә камыр белән эшләү исә кешеләргә әйтеп бетергесез зур ләззәт бирә.

Бу көнне без Ватаныбызны, Россияне, меңьеллык тарихы һәм уникаль мирасы булган илне хөрмәтлибез. Укучыларыбыз игътибарына Россия көненә “Без бердәм, без Россия” дип исемләнгән күргәзмә эшләп куелды. Шулай ук ватаныбыз тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате буенча, дәүләт символлары, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр, Россиядә яшәүче халыклар турында ВК һәм телеграмм битендә укучылар игътибарына “Что я знаю о России” дигән онлайн-викторина тәкъдим ителде.

12 июньдә иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Россия көнен билгеләп үтәбез. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле  халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк.

Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә.  Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк.  Шушы вакыйга уңаеннан  12 нче июнь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре катнашында "Россия минем Ватаным” дигән әңгәмә үткәрделәр.  Алар  белән бу чарада бәйрәмнең күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген символлаштыруы, һәркемнең Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы булуы турында фикер алышынды.  Илебез анда яшәүче күпмилләтле халыкларның дуслыгы белән көчле.

Шушы бәйрәм уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә «Без – Россия гражданнары» дигән уен үткәрелде. Россия гражданины булу – ул үз Ватаныңны ярату, аның язмышы, киләчәге өчен җаваплылык тою дигәнне аңлата. Әлбәттә, ил гражданы үз ватанының тарихын белергә, гамәлдәге законнарны үтәргә, дәүләт символларына хөрмәт белән карарга тиеш.  

Әлеге экологик бәйрәм 1972 елдан билгеләп үтелә. Бу датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Без - табигать балалары” исеме астында викторина үткәрелде. Укучылар табигатьне саклау, аңа карата сакчыл караш тәрбияләү турында төрле сорауларга җаваплар эзләделәр. Шулай ук китап укучылар игътибарына “Яшел планета” дип исемләнгән күргәзмә дә куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International