ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Бу вакыйгага китапханәдә «Остаться человеком в памяти войны» күргәзмәсе әзерләнгән иде, ул язучы иҗатына Бөек Ватан сугышында катнашуның зур йогынтысын ассызыклый. Сугыш Быков иҗатында төп урын алып тора, аның барлык әсәрләре дә гади сугышчыларга: солдатларга, партизаннарга багышланган. Быков әсәрләре берничә тапкыр экраннардан күрсәтелә һәм популярлык казана, ә автор үзе күп кенә премияләр лауреаты исеменә лаек була. Күргәзмәдә «Альпийская баллада», «Сотников», «Дожить до рассвета», «Мертвым не больно» һәм башка повестьлар тәкъдим ителә.

2024 елның 17 июнендә Казан шәһәрендә балаларны сәламәтләндерү белем биру (профильле) үзәгенең, өстәмә белем бирү педагогы Илнар Камил улы Нәҗметдинов җитәкчелегендәге яшүсмерләр командасы 2011-2012 елларда туган егетләр арасында «Колосок» республика ярышларының финал этабында катнашты. Команда составы: Назаров Никита, Ибраһимов Гадел, Халиков Ислам, Сәгыйров Дамир, Галимов Кәрим, Зәкиев Илмир, Мортазин Камил, Муликов Данияр.

   Уеннар нәтиҗәләре буенча егетләребез 2 нче урынны алдылар.

Тормыш монда чыннан да кайный, бигрәк тә җәйнең беренче аенда, чөнки июньдә китапханә җәйге сәламәтләндерү лагерьлары белән актив хезмәттәшлек итә.

2024 елның 14 июнендә Казан шәһәрендә балаларны сәламәтләндерү белем биру (профильле) үзәгенең, өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габдулгазиз улы Хәбиров җитәкчелегендәге яшүсмерләр командасы 2009-2010 елларда туган егетләр арасында «Колосок» республика ярышларының финал этабында катнашты. Команда составы: Абдуллин Самир, Ибраһимов Илназ, Муликов Данияр, Гыйниятуллин Илдан,Мөхәммәтшин Ралиф, Мортазин Камил, Салахов Илсаф, Әхмәтвәлиев Адель, Зәкиев Илмир, Фатихов Руслан, Имамиев Инсаф, Шәрәфиев Азат, Мөхәммәдышев Булат.       Уеннар нәтиҗәләре буенча егетләребез, ныклы көрәштә, 2 нче урынны алдылар.

Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. 15 июнь көнне Урта Мишә авылында өр-яңадан төзекләндерелгән “Авылым чишмәсе” дип исемләнгән чишмә ачылды. Авыл халкын әлеге сөенечле вакыйга белән район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, Баландыш авыл җирлеге башлыгы  Рөстәм Мөхәммәтшин, Теләче газетасының баш мөхәррире Ленар Хуҗиннар тәбрикләде.

Чарада катнашучыларны Туган як мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыручы мавыктыргыч мәдәни программа көтте.  "Триколор Татарстана" станциясеннән узганда, балалар Татарстан флагындагы төсләрнең нәрсә аңлатканын белделәр

Коррупциягә каршы көрәш буенча профилактик эш алып бару кысаларында Урта Мишә авыл китапханәсе «Коррупция турында нәрсә белергә кирәк» дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында коррупциянең нәрсә икәне, аның нинди явызлыгы һәм нинди начар нәтиҗәләр китерә алуы турында сөйләнелде. Коррупция хезмәт урыныннан файдалану, ришвәт алу һәм башкалар дип санала. Коррупцияне системалы күренеш буларак кабул итеп, дәүләт аңа каршы тору буенча комплекслы чаралар булдыра һәм гамәлгә ашыра.


16
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Урта Мишә авылында бик матур, җылы бәйрәм чарасы узды.

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов рәислегендә комиссия әгъзалары катнашында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә, балаларда патриотлык хисләрен тәрбияләү максатыннан, “Россия — минем Ватаным” исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Россия көне — һәр россияле өчен истәлекле бәйрәм. Тарихыбыз безне күп нәрсәгә, шул исәптән, дөньядагы көчле дәүләт урынын яулап алу һәм үзенең бәйсезлеген раслау өчен, Россиянең күпгасырлык авыр юл үткәнен онытмаска да өйрәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International