ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Китаплар уку өчен  җәй искиткеч вакыт. Китапханәчеләрнең төп бурычы - мөмкин кадәр күбрәк балаларны эчтәлекле ял белән тәэмин итү. 19 июнь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре  саф һавада "Китап белән бергә кояшлы җәйгә" дип исемләнгән әдәби уку үткәрделәр, балалар үзләренең яраткан китапларын бик теләп укыдылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә  укучылар өчен Россиядә Гаилә елына багышланган «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында» танып белү сәгате узды. Китапханәче укучыларны «гаилә» төшенчәсе белән таныштырды, гаилә традицияләре турында сөйләде: хезмәт династияләре, гаилә бәйрәмнәре, бергәләп уку, гаилә ялын оештыру, фотолар һ.б.

Китапханәләр бу чорда китаплар яшәгән йорт кына түгел, ә җәйге ял, авыл халкы һәм кунаклары өчен кызыклы очрашулар уздыру өчен дә популяр урын булып тора. Нәкъ менә китапханәләр җәйге каникулларны теләгән һәр кешенең мавыктыргыч сәяхәтенә әверелдерә.16 июнь көнне, Җәйге укулар программасы кысаларында, Алан авыл китапханәсендә "Җәйге ялым китап белән"дип исемләнгән әдәби ярминкә үткәрелде. Чара барышында балалар китаплар укыдылар, әкиятләр буенча пазллар җыйдылар, шулай ук балалар язучылары әсәрләре буенча төзелгән «Дөньяны китап белән таны» әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Балалар чарадан күтәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр белән таралыштылар.


27
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында “Без – пассажирлар”дигән темага чара узды. Тәрбиячеләр балалар белән җәмәгать һәм шәхси транспортта пассажирларга үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында профилактик әңгәмә үткәрделәр, «Яшь җәяүле»видеоролигын карадылар. Һәрбер олы кеше яки бала транспорт — куркыныч зона икәнлеге турында истә тотарга тиеш.

Зарарлы гадәтләр – ул кешенең сәламәтлегенә зыян китерүче һәм аңа гомер буе үз мөмкинлекләрен тормышка ашырырга комачаулаучы гадәтләр. Аларның иң киң таралганнары: наркомания, тәмәке тарту, алкоголизм. Бу гадәтләрнең сәламәт яшәү рәвеше белән бернинди дә бәйләнеше юк. Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Үз - үзеңнән иртәгәне алма» дип исемләнгән буклетлар сәламәт яшәү рәвеше һәм зарарлы гадәтләр белән көрәш темасына багышланган иде.

26 июнь Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнендә Шәдке авыл китапханәсендә «Сәламәтлек сагында» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә наркомания проблемасына, ил халкының сәламәтлегенә глобаль куркыныч янавы  һәм милли иминлеккә багышланган китаплар, брошюралар, журналлардан мәкаләләр тәкъдим ителә, шулай ук биредә наркоманиянең яшьләрнең физик һәм әхлакый сәламәтлеге һәм Россия җәмгыятенең социаль тотрыклылыгы өчен тискәре нәтиҗәләре яктыртыла.


20
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Районда 21 июнь көнне «Хәтер шәме» акциясе узачак.


19
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 17 июнендә Казан шәһәрендә балаларны сәламәтләндерү белем биру (профильле) үзәгенең, өстәмә белем бирү педагогы Илнар Камил улы Нәҗметдинов җитәкчелегендәге яшүсмерләр командасы 2013-2014 елларда туган егетләр арасында «Колосок» республика ярышларының финал этабында катнашты. Команда составы: Гыйльфанов Раян, Исмәйылев Турал, Исмәгыйлев Рәсүл, Хөсәенов Әдел, Тимерханов Йосыф, Мараков Ильяс, Мөхәммәтҗанов Дилюс, Шигабиев Таһир, Хәбибрахманов Әлмир.

    Уеннар нәтиҗәләре буенча егетләребез, ныклы көрәштә, 3 нче урынны алдылар.

Ачык һавада китап уку кызыклы һәм файдалы. Үтеп баручы һәр кеше китап укучы булып языла ала. Саф һавада утырып ял итү, газета-журналлар, яңа кайткан китаплар белән танышу күпләрне битараф калдырмас дип ышанасы килә.

Шәдке авыл китапханәсендә «Китап фестивале #китапфест, Җәйге китапханә» акциясе башланып китте. Җәйге китапханәдә матур, эчтәлекле китаплар сайлап алырга һәм укырга, тематик китап күргәзмәләре белән танышырга, дуслар белән яраткан китап турында сөйләшергә, өстәл уеннары уйнарга, күңелле конкурсларда катнашырга, әдәби маҗаралар дөньясына чумарга, иҗат белән шөгыльләнергә мөмкин.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International