Субаш авыл китапханәчесе клуб мөдире белән берлектә балалар өчен «Беслан-йөрәк авыртуы!» исемле мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Чара барышында террорчылык һәм теракт төшенчәләре белән таныштырдылар, теракт корбаны булмау һәм янау килеп чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Китапханәче балаларга террорчылыкка каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде, алар бергәләп мөмкин булган ситуацияләрне тикшерделәр һәм теге яки бу шартларда ничек эш итәргә кирәклеген белделәр, экстремизм һәм террорчылыкка каршы уңышлы көрәш чаралары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International