Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә һәм «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе уздырыла. Акция 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Ул вакытта мәктәптә террорчылык акты вакытында берничә йөз кеше һәлак булган, алар арасында күпчелеге балалар. "Тормыш тамчысы" акциясе - ул хәтер билгесе, безнең белән булмаган кешеләрне символик рәвештә - чәчәкләргә су сибү аша су эчерергә чакыру. Баландыш авыл китапханәсе дә “Кояшкай” балалар бакчасы белән берлектә бу акциягә кушылды.