Балаларның күзаллауларын киңәйтү, китаплар дөньясы белән кызыксындыру һәм китап укуга тарту максатыннан, Теләче балалар китапханәсенә 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүчеләр чакырылды. Балалар китапханәгә бик теләп, ашкынып килделәр. Китапханә хезмәткәрләре аларны шатланып каршы алдылар һәм китаплар дөньясына сәяхәт кылырга чакырдылар. Нәниләр китапханәче сөйләвен зур кызыксыну һәм соклану белән тыңладылар. Китапханәче балаларны китапларны дөрес сайларга өйрәтте, китаплар, журналлар коллекциясе, абонементта һәм уку залында үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды.