Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Айдар авыл китапханәсе «Фән дөньясы балалар күзлегеннән» дигән рәсем конкурсы үткәрде. Фән - күңелле, мавыктыргыч, иҗади, иң мөһиме - искиткеч кызыклы! Фән балага үз сәләтләрен ачу, үзендә иҗади башлангыч үстерү өчен искиткеч мөмкинлек бирә. Чара «Дөньяларны үзгәрткән фәннәр» китап күргәзмәсе белән танышудан башланды. Катнашучылар үзләренең рәсемнәрендә фән турында фикерләрен, күзаллауларын күрсәттеләр.
Ил тарихына иң кайгылы булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.
22 июнь - Россия тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы елларында киләчәге өчен гомерләрен биргән кешеләр истәлегенә Хәтер һәм кайгы көне. Бу көн ачлыктан һәм мохтаҗлыктан тылда һәлак булган, фашистлар коллыгында газапланган барлык һәлак булучылар турында искә төшерә. 22 июнь - сызлану, өмет, каһарманлык белән сугарылган көн. Нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды, ул меңләгән гомерләрне алып китте, безнең йөрәкләрдә һәм күңелләрдә мәңгелек эз калдырды. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 22 июнь көнне “Россиядә Хәтер һәм кайгы көне” дигән исем белән тарихи сәгать үткәрделәр. Чара укучылар катнашында обелиск янында үтте. Укучыларга бу көн турында аңлатма бирелде.
22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Шуны күздә тотып, 22 июнь көнне Максабаш авылы һәйкәле янында мәдәният хезмәткәрләре «Хәтер шәмен яндыр» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр, Бөек Ватан сугышында ятып калганнар истәлегенә шәмнәр кабыздылар. Соңыннан бер минутлык тынлык белән сугыш каһарманнары искә алынды.
Әлеге сугыш җиңү белән тәмамланса да, бу көн - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп утелә. Сугыш кырында һәлак булганнарны, немец әсирлегендә җәфаланганнарны, ачлыктан, салкыннан һәм тылда авырулардан, госпитальләрдә алган яралардан үлгәннәрне искә төшерә. Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә яшь укучылар өчен "Хәтерләргә уелып калган көннар" исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче ул куркыныч еллардагы вакыйгалар, фронттагы һәм тылдагы тормыш турында сөйләде, Александр Ксенофонтов кебек геройларның батырлыклары белән таныштырды.
Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә. Ул дәһшәтле еллар хәтирәсе ватандашларыбыз күңелендә мәңге сакланыр. Безнең корбаннар саннар белән үлчәнми. Сугыш дәһшәтенә карамастан җиңү яулаган әби-бабаларыбызның батырлыгы киләчәк буынга үрнәк булып тора. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсе авылыбызның Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшкән һәм һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында “Хәтер кирәк исәннәргә” дип исемләнгән тарих сәгате үткәрде. Биредә балалар ул утлы еллар, бүгенге тыныч тормышыбызны яулап алган батыр якташларыбыз турында белде.
Бу көн сугыш афәтен кичергәннәрнең яраларын кузгата, хатирәләрне яңарта... Әлеге тарихи дата уңаеннан 21 июнь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе “Бу көнне онытма!” дип исемләнгән хәтер сәгате уздырды. Китапханәче Бөек Ватан сугышының илебез өчен гаять зур сынау булуы турында сөйләде, тыныч тормышның кадерен белергә чакырды. Соңыннан фронттан әйләнеп кайтмаган каһарманнар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде.
Чөнки бу аның туган ягы. Үз ватанына мәхәббәт, шуннан, туган йорт бусагасыннан башлана. Туган җиреңне – аның табигатен, тарихын, мәдәниятен белү – үз дәүләтеңнең һәм чит илләрнең тарихын белүдән ким түгел.
Әбде авылы обелиск янында Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, сугышта һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә мәдәният хезмәткәрләре мәктәп, районның социаль яклау оешмасы белән берлектә «Веет вечность факелом зажженным» дигән исем астында хәтер сәгате үткәрделәр. Очрашу барышында катнашучыларга сугыш башлануы һәм ватандашларыбызның батырлыгы турында сөйләделәр, безнең хәзерге тормышыбыз, илебез, үз нәселләренең якты киләчәге өчен көрәшкән бабаларыбызның батырлыгын искә алу һәм хөрмәт итүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр. Ахырда катнашучылар, шәмнәр кабызып, җирдә тынычлык һәм бәхет өчен көрәштә үз гомерләрен биргән кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Яшь талантлар барлау һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 20 июнь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Күңелле каникуллар" дигән асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырдылар. Балалар чын рәссамнар шикелле асфальтка сурәт төшерделәр. Акбур белән ясаган рәсемнәрдә - аларның гаиләләре, дуслары, яраткан уеннары, җәй бизәкләре һәм, әлбәттә, тынычлыкны чагылдырган, барысында да нур сибүче кояш. Балаларның рәсемнәре берсеннән-берсе матур иде.