«Әти, әни, мин – автомобиль гаиләсе»

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 19 сентябренда  Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында тәрбияләнүчеләр өчен Гаилә елына багышланган ,Куркынычсызлык атналыгы кысаларында «Әти, әни, мин – автомобиль гаиләсе» район бәгесе уздырылды.

Бәйгенең максаты балалар тарафыннан урамнарда һәм юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп күнекмәләрен формалаштырудан гыйбарәт иде.

Бәйгедә Олы Кибәхуҗа, Шәдке, Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасыннан 9 гаилә катнашты.Гаиләләр «визит карточкасы», «юл йөрү кагыйдәләре буенча сораулар» һәм радиоидарәле модельләр классында ярышлардан торган бәйгеләрдә катнаштылар.

Бәйгедә гаиләләр бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, шулай ук автомобильнең радиоидарәле моделен йөртә белүләрен дә күрсәттеләр.Барлык гаиләләргә дә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International