"Халкыбызның хәрәкәтчән уеннары –балалар сәламәтлегенә юл"

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Сауш авыл китапханәчесе мәдәният йорты мөдире белән берлектә балалар өчен "Халкыбызның хәрәкәтчән уеннары –балалар сәламәтлегенә юл" дигән күңел ачу - уен сәгате үткәрделәр. Күп гасырлар дәвамында балалар өчен халык уеннары бәйрәмнәрнең бер өлеше һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү элементы булган. Ә тагын халык хәрәкәтчән уеннары - ул балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту ысулы. Милли уеннар балаларда тизлек, җитезлек, көч үстереп кенә калмыйча, үз-үзләрен тотуның билгеле бер нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәргә дә өйрәтә. Чара барышында балалар борынгы халык уеннары турында күп нәрсә белделәр, уеннарда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International