Россиядә ел саен 3 сентябрьдә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә.

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Шул уңайдан 3-4 сентябрь көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә  “Беслан-өзелгән дәрес” дип исемләнгән мәгълүмат көне тәкъдим ителде. Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч сүзләрне бик еш ишетәбез.  Быел гына да күпме шартлаулар булды, күпме гомерләр өзелде. Андый афәтләр башка кабатланмасын иде. Һәммәбезнең вакытында  эшләгән гамәле террорчылык актын булдырмаска, тирә-юньдәгеләрне коткарып калырга мөмкин. Чара азагында "Тормыш тамчысы" акциясенә дә кушылдык. “Тормыш тамчысы” акциясе - ул хәтер билгесе, безнең арада булмаган кешеләрне чәчәкләргә су сибү аша символик рәвештә тукландырырга өндәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International