"Шәҗәрә - буыннар чылбыры"

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Пушкин картасы проекты кысаларында Айдар авыл китапханәсендә Гаилә елына багышланган "Шәҗәрә - буыннар чылбыры" дип исемләнгән туган якны өйрәнү квесты үткәрелде. Татар халкында элек-электән ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Үз ыруыңның кабатланмас тарихын белү, фамилияңнең һәм ата-бабаларның язмышын өйрәнү, шәҗәрәсен төзү гаиләдә буыннар чылбырын өзелмәслек итеп бәйләргә, балалар белән  ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. 

Чара барышында китапханәче балаларга тирән мәгънәгә ия булган җиде буын, буыннар бәйләнеше, шәҗәрә төшенчәләре турында сөйләде. Квест программасы үз эченә берничә станцияне алды: гаилә традицияләре, ыруг исемнәре, мәкальләр һәм әйтемнәр. Катнашучылар "Шәҗәрә - безнең тамырлар" күргәзмәсе аша борынгы әйберләр, гаилә фотолары белән дә таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International