Фәүзия ханым Бәйрәмова белән очрашу булды.

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

13 сентябрь көнне, Теләче үзәк китапханәсендә танылган җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, язучы, публицист Фәүзия ханым Бәйрәмова белән очрашу булды. Фәүзия Бәйрәмова 50дән артык китап авторы, Гаяз Исхакый һәм Һади Атласи бүләкләре иясе. Ул татар тарихында үз ачышларын ясый, галимнәребез моңа кадәр аяк та басмаган урыннарга барып чыга, татарлар иң борынгы чорлардан бүгенге көнгә хәтле яшәгән урыннарда булып, халыкка шуны әсәрләре, документаль хезмәтләре аша җиткерә.
Бүгенге чарага районыбызның “Йөзек кашы” берләшмәсе әгъзалары, китапханәчеләр, актив китап укучылар - аның иҗатын яратучылар җыелды. Язучы килгән кунакларны кыскача иҗаты белән таныштырды, әсәрләренең язылу тарихын сөйләде, сорауларга бик теләп җавап бирде. Китап укучыларга җылы теләкләрен җиткерде. Кичәдә катнашучылар Фәүзия ханымга соклануларын, олы хөрмәтләрен, рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International