Теләче балалар китапханәсендә, ел саен 3 сентябрьдә, Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне буларак билгеләп үтелүче истәлекле дата уңаеннан әңгәмә узды. Бу көнне ил 2004 елда Бесланда булган коточкыч теракт корбаннарын искә ала һәм күпмилләтле халык кайчан да булса очрашкан террорчылык агрессиясенең барлык корбаннары истәлегенә баш ия.
Балалар «террор», «террорчылык», «террористлар» кебек төшенчәләр белән таныштылар һәм террорчылык – кешеләрнең тыныч яшәешенә куркыныч һәм иң авыр җинаять, террорчылыкның милләте, дине юк икәне аңлатып үтелде.