Балалар тукталышларда туктап төрле биремнәрне үтәделәр: аяк эзләреннән хайваннарны таныдылар, китаплар ярдәмендә бөҗәкләр һәм кошлар турында табышмаклар чиштеләр, мавыктыргыч һәм интеллектуаль биремнәрне башкардылар, эбру техникасы буенча рәсем ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
Ел саен 6 июньдә, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне, ә бөтен дөньяда – Халыкара рус теле көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә “Пушкин әкиятләре” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны А.С. Пушкин тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара конкурс программасы белән дәвам итте, катнашучы балалар яраткан әкиятләре буенча виртуаль сәяхәт ясадылар, "Пушкин әкиятләрен беләсеңме?” дигән тема белән викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара шигырь укучылар конкурсы белән тәмамланды, анда балалар бөек рус шагыйре шигырьләрен сөйләделәр.
Россиядә әлеге көн экологлар бәйрәме буларак та үзенчәлекле. Бу бәйрәмнең төп максаты - әйләнә-тирә мохитне саклау хакына һәм кешелек дөньясы исән калсын өчен табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру. Бу бәйрәм-һәрберебез өчен тирә-юньдәге табигатьнең торышы турында уйланырга җирлек.
Казаклар авыл китапханәсе китапханәчесе “Тәмәкене кәнфиткә алыштырыгыз!” дип исемләнгән акция үткәрде. Ул Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көненә багышланган иде.
Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре коррупциягә каршы "Гадел яшәсәң, ил сөяр" дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты кеше хокукларын һәм ирекләрен бозуның бер формасы буларак, коррупция турында күзаллау булдыру, тәртип һәм гаделлек турында өйрәтү. Ә укучыларның танып-белү бурычлары булып кеше хокукларын чикләүгә якын килүне мөстәкыйль билгеләү һәм төрле вәзгыятьләрдә гадел эш итә белү күнекмәләрен булдыру; үз хокукларын яклау күнекмәләрен үстерү тора. Мәдәният хезмәткәрләренең бурычы: укучыларда гаделлек һәм кешегә ышаныч тәрбияләү. Чара барышында сөйләшү шулар турында барды.
Балаларны яклау көнендә Теләче балалар китапханәсе «Җәйге китап серләрен чишәбез» дигән акция әзерләде. Балалар яраткан китап битләре буйлап сәяхәт иттеләр. Кемдер әкият укырга ярата, кемдер фантастика һәм маҗаралар, ә кемдер хайваннар турында, яки вакытлы матбугатны яратып укый. Бүген һәркем үзенә ошаган китабын тапты һәм аның белән якыннан танышты.
Айдар авылы ял паркында Балаларны яклау көненә багышланган «Әй, балачак, балачак, хәтерләрдә мәңге сүнмәс учак булып калачак» дип исемләнгән уенлы күңел ачу программасы үткәрелде. Балалар бер - берсен сәламләделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм шаян сорауларга, мавыктыргыч викторина сорауларына җавап бирделәр, «Игътибарга - табышмаклар» дип исемләнгән табышмак чишүдә, “Сәлам, җәй!”, “Җитез көнгерә”, “Мин һәм минем дусларым” уеннарында катнаштылар, биеделәр. Конкурсларда активлык күрсәтеп, үзләрен җитезлек һәм тапкырлыкта сынадылар. Чара ахырында китапханәче җәйге каникулларны кызыклы һәм мавыктыргыч үткәрү өчен китапханә белән дус яшәүләрен теләде. Барлык катнашучылар да тәмле коймаклар белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте!
Террорчылык хәзерге вакытта кешелек иминлегенә куркыныч янаучы төп хәвефләрнең берсе булып тора. 2 июнь көнне Айдар авыл китапханәсе «Һәркемнән уяулык сорала» темасына аралашу сәгате үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар нәрсә ул терроризм, аның төрләре, максатлары, дөньяда кылынган террорчылык актлары турында белделәр. Китапханәче укучыларны террористик акт булган очракта саклану кагыйдәләре белән таныштырды, «Террорчылыкка каршы тору», «Террорчылык – җәмгыятькә янау» белешмәлекләрен таратты. Чара ахырында барлык катнашучылар теләсә нинди хәлләрдә дә, һәр ситуациядә дә игътибарлы һәм сак булырга дигән фикергә килделәр.
Аның зыяны меңләгән галимнәр тарафыннан исбатланган. Шуңа бәйле рәвештә, 1988 елдан 31 май Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне буларак игълан ителә. Айдар авыл китапханәсендә әлеге көн уңаеннан "Тәмәке-сәламәтлек дошманы" дип исемләнгән дәрес-кисәтү үткәрелде. Чарада китапханәче балаларга тәмәке тартуның зыяны, җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы закон һәм тәмәке тартмаган кешеләргә тәмәке төтененең ничек тәэсир итүе турында сөйләде.
«Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе «Любимая профессия» Республика фотоэшләр конкурсын үткәрде. Конкурс нәтиҗәләре буенча балалар иҗат үзәге методисты Гәрәева Рушания Ринат кызы 1 урынны һәм өстәмә белем бирү педагогы Галимҗанова Фәния Габделхак кызы 3 урынны яулады. Алга таба да иҗади уңышлар телибез.