ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2024 ел
дүшәмбе

 Ә 15 май -  Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы.

Җиңү бәйрәме көне уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә "Батырлар онытылмый" дип исемләгән хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче, балаларга Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган авылдашлар турында, җиңү өчен көрәшкән сугыш каһарманнары турында сөйләде. Шулай ук сугыш ветераны Сабирзянова Таисия Павловнаны да искә алып үттеләр. Аннары китапханәче сугыш темасын яктырткан хикәяләр укыды. Чара вакытында укучылар сугыш каһарманнарының һәм гади солдатларның батырлыклары турында фикер алыштылар.

Яшәешебезнең һәр көне, һәр елы безне 1945 елның 9 маенда кичергән шатлыклы мизгелләрдән ерагайтса да, бу бөек бәйрәмнең даны үзгәрешсез кала.

7-9 май көннәрендә Айдар авыл китапханәсе китап укучылар өчен “Җиңү белән җитәкләшеп атлый яралы хәтер” дип исемләнгән  күргәзмә тәкъдим итте. Күргәзмәдә сугыш чоры вакыйгалары турында әдәби әсәрләр, авылдашларыбызның, райондашларыбызның сугышчан юлын чагылдырган китаплар, истәлекләр, төрле кул эшләнмәләре тәкъдим ителде.


21
май, 2024 ел
сишәмбе

21 майда Теләче стадионында 2012-2013 һәм 2014-2015 елларда туган егетләр арасында футбол буенча «Күн туп» республика ярышларының муниципаль этабы узды.

Эбру сәнгате нидән гыйбарәт соң? Гади генә әйткәндә, махсус эбру буяулары белән суда рәсем ясауда. Әмма су да гади түгел, ул гевен үсемлеге сумаласыннан ясалган порошок белән куертыла. Суны дөрес итеп ясау да зур осталык сорый. Рәсем ясалып беткәч, су өстенә кәгазь салып, аны сак кына «тартып» чыгаралар. Рәсем кәгазьгә күчә, ә су чиста кала. Мондый гадәти булмаган мастер класс зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Әлеге чарада катнашучылар белгеч Нуртдинова Рәзинә Сәлимовна  җитәкчелегендә оригиналь, искиткеч матур рәсем ясауның бөтен процессын өйрәнделәр.

Районыбыз данын Шәтке урта мәктәбенең кызлар командасы яклады. Алар турнирның көмеш призерлары булдылар. Җитәкчесе Гөлфия Мөхәммәтвасил кызы. Чын күңелдән котлыйбыз һәм киләсе сезонда зур җиңүләр телибез!

Казан шәһәрендә  2010 -11, 2012-2013 нче елгы кызлар һәм егетләр арасында "Мәктәптә футбол лигасының" зона этабы үтте. Әлеге ярышларда Теләче урта мәктәбенең  егетләр командасы 3 нче урынга лаек булды. Ә 2010-11 нче елгы кызлар командасы уенда  җиңеп,  27-28 май көннәрендә Казанда үтәчәк финал уеннарына юллама отты.  Җитэкчеләре Рафил Хәкимов. Кызларга уңышлар телик!

18 нче  май көнне, Халыкара гаилә көне уңаеннан, Баландыш авыл китапханәсендә “Гаиләнең тоткасы - хатын-кыз” дигән тематик чара оештырылды. Бу чарага “Сердәш” берләшмәсенә йөрүче хатын-кызлар чакырылды. Очрашуда төрле кызыклы сорауларга җаваплар эзләнде, гаилә тарихлары сөйләнелде. “Матур әдәбиятта гаилә темасы” дигән күргәзмә куелды.

8 май көнне Максабаш авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан  тантаналы митинг һәм "Бөек Җиңү даны сүрелмәс" дип исемләнгән бәйрәм концерты үкәрелде. Чара Ю. Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ф. Р. Махмутов һәм Максабаш авылы имамы Тимершәех хәзрәт Усманов хәер фатыйхасы бн башланып китте. Максабаш башлангыч мәктәбе  белән берлектә оештырылган  әлеге чарада сугыш һәм җиңү турында шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Соңыннан илебез тынычлыгы өчен көрәшкән мәрхүм авылдашлар бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәл янына веноклар куелды.

Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын".


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International