ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2024 ел
чәршәмбе

27 майда, Байлар Сабасы Балалар иҗаты үзәгендә, В.З.Гарифуллин исемендәге “Гаилә елы” һәм “ Фәнни-техник үсеш елы”на багышланган  “Серле каләм” иҗат бәйгесе узды. Конкурста Саба, Теләче, Балтач, Арча районнарыннан 50 дән артык укучы катнашты.

Без балаларга терроризмның нинди коточкыч афәт булуын аңлатырга тиеш. Казаклар авылы китапханәсендә яшүсмерләр өчен "Терроризмга каршы бергәлеп" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.


27
май, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген, ягъни 27 май көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, районыбыз кырларында булып, игеннәрне тәрбияләү (корткыч бөҗәкләргә, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү) эше белән танышты.
 

Тамбур тәрҗемәдә чигү, рәсем тутыру өчен кулланыла торган чылбырны тегүне аңлата. Бу борынгы һөнәр күп халыкларда һәм милләтләрдә бар. Җепләрнең якты төсләре, буыннан-буынга тапшырыла торган орнаментлар, искиткеч эш техникасы ягымлылык һәм соклану уята.

Шул уңайдан, 25 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Кил, укы, эзлән, ял ит - китапханә ишекләре һәрвакыт ачык!» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашу булып узды. Китапханәче төрле китапханәләр, аларның тарихлары, китапханәче һөнәре турында сөйләде. Чара барышында шигырьләр, яңа китаплардан өзекләр укылды, матур, җылы теләкләр яңгырады. Ә иң мөһиме - китап укучыларыбызның китапханәнең изге урын, кешелек еллар буе туплаган, бәяләп бетермәслек байлык икәнен тану булды.

Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Баландыш авыл китапханәсе «Балалар күзлегеннән фән дөньясы» дигән рәсем конкурсы оештырды. Фән - күңелле, мавыктыргыч, иҗади, иң мөһиме-искиткеч кызыклы. Балалар - кечкенә иҗатчылар гына түгел, ә соңыннан, бәлки, зур галимнәр - фән белән шөгыльләнүчеләр булырлар. Фән балага үз сәләтләрен ачу, үзендә иҗади башлангыч үстерү өчен искиткеч мөмкинлек бирә. Һәрбер бала үзенең фантазиясенә таянып рәсемнәр ясады.

Балалар кроссвордларны һәм логик табышмакларны чиштеләр. Максат: укучыларда танып белү кызыксынуын үстерү, аларны үз-үзләрен эшләргә өйрәтү, үзләрен һәм белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек бирү. Кроссвордларны чишкәндә укучылар мөстәкыйльлек ала, дәрес уен формасында яңа белемнәрне үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Гаилә Россия дәүләте өчен төп кыйммәтләрнең берсе булып тора. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Халыкара гаилә көнендә Казаклар авылы китапханәсендә клуб белән берлектә иң күп китап укучы гаиләләр белән “Гаиләм – җылы учагым” дигән очрашу үтте. Очрашуда катнашучыларга “Яхшы тәрбия – иң яхшы мирас” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәгъдим ителде.

Бәйрәмгә 40 елдан артык бергә яшәүче ирле-хатынлы парлар чакырылган иде. Алар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, конкурсларда, кызыклы уеннарда актив катнаштылар: мәкальләр җыйдылар, гаилә һәм аның кыйммәтләре, шәҗәрәләр турында табышмаклар чиштеләр. Очрашу вакытында катнашучылар “Гаилә нәрсә ул?" дигән сорауга җавап эзләделәр. Һәр кешенең язмышында әниләр һәм әтиләрнең мөһим роле искә төшерелде, балаларга дөрес тәрбия бирү, аларны әхлаклы итеп үстерү сораулары буенча фикер алыштылар. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез.

15 май – Халыкара Гаилә көне кысаларында Теләче үзәк китапханәсендә “Бар да гаиләдән башлана” дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды. Әлеге чарада “Яшь гаилә” клубы әгъзалары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International