ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Һәр елны май аенда узучы “Агач утырту” акциясендә Олы Нырсы китапханәчесе   дә катнашты. Бу көнне Олы Нырсы авылы аша  агучы “Кече инеш” елгасы ярына авыл китапханәчесе  балалар белән агачлар утырттылар.

17 май көнне Кукчә авыл китапханәсендә Халыкара ышаныч телефоны көне уңаеннан балалар белән "Дети говорят телефону доверия ДА!" темасына түгәрәк өстәл үткәрделәр. Китапханәче ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы, хезмәт эше турында сөйләде, балаларның бу телефонга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алуын аңлатты. Алар төрле тормыш хәлләре турында фикер алыштылар, белгечләргә ярдәм кирәк булганда ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеген сөйләштеләр. Чара социаль видеороликлар карау белән үрелеп барды. Очрашу азагында чарада катнашучыларга ышаныч телефоны номеры белән визиткалар бирелде.

Мастер-классны алып баручы балаларга эш алымнарын һәм техникасын күрсәтте, ә аннары бөтен процессны мөстәкыйль рәвештә кабатларга мөмкинлек бирде. Барлык катнашучылар да футболкалардагы төсле һәм уникаль рәсемнәрне ничек ясарга, мондый эшне ничек төгәл һәм ышанычлы башкарырга икәнен белә алдылар. Чарада катнашучылар шулай ук футболкаларга язулар яза алдылар, бу балаларның футболкаларына уникальлек өстәде. Балалар эшләрен үзләрнә истәлеккә калдырдылар.

18 май көнне Әбде авылы мәктәбе укучылары өчен "Пионер иле" музей дәресе узды. Тәрбия эше буенча педагог-оештыручы И. Ф. Домолазова һәм Әбде авылы китапханәчесе мәктәп музеенда булдылар.

Бу көн гаиләнең күпсанлы проблемаларына игътибар итүне максат итеп куя. Халыкара гаилә көне уңаеннан 15 май көнне Айдар авылы китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре күп китап укучы һәм 58 ел бергә гомер итүче Гомәровлар гаиләсен өйләренә барып бәйрәм белән котладылар.

Шармыш авыл китапханәсендә Гаилә елына багышланган «Бөтен гаилә белән китапханәгә» акциясе узды, аның максаты — гаилә уку традицияләрен торгызу һәм балалар һәм ата-аналарны китапханәгә җәлеп итү. Биредә өлкәннәр һәм яшь укучылар катнашты. Бу көнне һәркем үз күңеленә хуш килгән китап һәм шөгыль тапты. Китапханәче катнашучыларны яңа кайткан әдәбият белән таныштырып әңгәмә үткәрде.

Ул «Күп мәдәниятле мохиттә туган телләр: укыту һәм тәрбия бирүдә заманча стратегия һәм технологияләр» исеме астында үтте.

 15 май көнне табигатьнең яшьлеккә күмелгән, иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.  Гаилә - кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртә. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе  “Китаплы гаилә – бәхетле галә” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Чара барышында гаиләләрдә килеп чыга торган  проблемалар һәм аларны чишү юлларын табу турында сөйләнде. Шулай ук, З.Шәфигыйнең “Гаилә серләре” дигән китабына күзәтү ясалды.

Шул уңайдан, Теләче балалар китапханәсендә иң күп китап укучы өч гаилә катнашында “Гаилә белән укыйбыз” дип исемләнгән бик тә матур чара үткәрелде. Китапханәгә Сафиннар, Трофимовлар һәм Сабировлар гаиләсе чакырылды. Әлеге гаиләләрнең балалары кечкенәдән китапханәдә үткәрелгән төрле чараларда, бәйгеләрдә еш катнашалар.

2024 елның 27 маеннан алып 2024 елның 07 июненә кадәр туристлык хезмәтләре кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International