Уен сәгате үткәрде.

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Халыкара светофор көне юлда хәрәкәтне көйләү өчен билгеләнгән беренче автоматик оптик сигнализация җайланмасы барлыкка килү хөрмәтенә билгеләнгән. Бу дата ел саен 5 августта билгеләп үтелә. Абде авыл китапханәсе мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә «Красный, жёлтый и зелёный он на всех глядит в упор» дигән уен сәгате үткәрде. Биредә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында гына түгел, җәяүлеләрнең һәм машина йөртүчеләрнең юлда үз-үзләрен тотышы турында да белемнәрен күрсәттеләр. Уен берничә этапта узды, алар арасында «Перекрёсток загадок», «Разрешено — запрещено», «Вопрос — ответ», «Светофор» уен-биремнәре эшләнде. Шулай ук, яшь укучылар әдәби викторинада катнаштылар, анда әкият героен һәм аның хәрәкәт итү чарасын атарга кирәк иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International