Иске Җөри авылы модель китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Дару үләннәре" дигән информацион сәгать үткәрелде. Китапханәче Нурия Хәбибуллина оештырган әлеге чараның максаты - укучыларның кызыксынуын үстерү, дару үсемлекләренең әhәмияте турында белемнәрен тирәнәйтү, экологик культура тәрбияләү булып торды. Кичә барышында укучылар дару үләннәре белән таныштылар, аларны ничек файдаланырга, җыярга кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук, "Дару үләннәре" дигән презентация дә күрсәтелде.