Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында физика укытучылары секциясе эше узды.

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

2024 елның 7 августында Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе  базасында физика укытучылары секциясе эше узды. Районның физика укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында  методик берләшмә җитәкчесе Шакирова Альфия Зуфаровна  таныштырды.Районның һәр укытучысы 2023-2024 нче уку елында булган эшчәнлеген чагылдырып чыгыш ясады. Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең методисты Шугаепова Галия Мөхәмәтгалиевна физика фәне укытуда булган яналыклар,укытучылар өчен оештырылачак укулар турында сөйләде.Шулай ук  киләсе уку елына куелган бурычлар һәм эш планы белән таныштырды.

Секция эшенә йомгак ясаганда, барлык катнашучылар да каралган мәсьәләләрнең актуальлеген һәм вакытында булуын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International