Балалар «Михаил Зощенко белән бергәләп көләбез» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, язучының әсәрләреннән юмористик өзекләр укыдылар. Шуннан соң балалар белән укыган әсәрләре буенча фикер алышу оештырылды. Китапханәче биргән сорауларга актив җаваплар алынды, әдәби геройларга характеристика бирелде.
Авторның хикәяләре гыйбрәтле, юмор белән язылуга карамастан, алар чарада катнашучыларны геройларның гамәлләре турында уйланырга мәҗбүр итте. Чара ахырында балалар укыган хикәяләр турында үзара уртаклаштылар.
Әсәр белән танышуның «кычкырып уку» кебек формасы сәнгатьле һәм аңлы уку күнекмәләрен камилләштерергә, тыңлый һәм укыганны анализлый белергә ярдәм итә.