Бу символ дәүләтебезнең көчен, бердәмлеген һәм бөеклеген гәүдәләндерә.
Без күпмилләтле мәдәниятебез, Бөек казанышларыбыз һәм ата-бабаларыбызның гаҗәеп батырлыгы белән горурланабыз. Бүген Ак-зәңгәр-кызыл триколор Россиянең барлык почмакларында җилферди, безне бердәм куәтле милләткә берләштерә.
Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында балаларны Россиянең дәүләт символы - флагы белән таныштыруга юнәлдерелгән чаралар уздырылды. Кече мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Россия символлары» иҗат остаханәләре ,әңгәмәләр узды, ә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары « Россия флагы – горурлыгыбыз» дигән квест – уенда катнашты.