«Илемнең флагы – минем флаг»

2024 елның 23 августы, җомга

22 августта Россия флагы көне уңаеннан Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән «Илемнең флагы – минем флаг» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

Балаларга Россия Федерациясе дәүләт флагының барлыкка килү тарихы һәм аның ил тормышындагы әһәмияте турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында китап укучылар илебез Россиянең куәте һәм бөеклеге, аның данлы тарихы, Россия халкының батырлыкларын чагылдыручы дәүләт символлары белән таныштылар. Россия флагы көне – ул җәмгыятьне мәңгелек кыйммәтләрдә - патриотизм һәм туган җиргә мәхәббәттә берләштерергә ярдәм итә торган көн.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International