«Ансат» вертолеты озатып кала, каршы ала

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

10 август көнне Теләче авылының «Җиңү аллеясы» нда Хәрби һава көчләре көненә багышланган тантаналы чара булып үтте.

Митингтан соң, биредә Хәрби һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбыз истәлегенә һәм хөрмәтенә мемориаль ачылды. Мемориаль постоментка куелган чирек гасыр дәвамында республикабызның һава киңлекләрен иңләгән «Ансат» вертолетыннан гыйбарәт. Хәзер безне Теләчедән киткәндә «Ансат» вертролеты озатып калса, кайтканда каршы алачак. 

Чарада катнашучыларны бәйрәм белән үзе дә узган гасырның җитмешендә елларында Хәрби һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт иткән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде. Чыгышлар район мәдәният йорты үзешчәннәренең, катнашучыларның җырлары, шигьри аһәңнәре белән үрелеп барды. Хәрби -патриотик чара турында тулырак «Теләче» газетасының алдагы саныннан укый аласыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International