Математика укытучыларының август киңәшмәсе.

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

8 нче август көнне  Теләче  урта мәктәбендә математика укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Районның математика укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында  методик берләшмә җитәкчесе Юнусова Розалия Рафкатовна  чыгыш ясады. Киңәшмәдә Теләче, Олы Нырсы, Кече Кибәхуҗа , Югары Кибәхуҗа  мәктәпләренең математика  укытучылары  укытуда булган яңа педагогик алымнар, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре белән уртаклаштылар. Киңәшмәдә  укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең методисты Шугаепова Галия Мөхәмәтгалиевна чыгыш ясады. Галия Мөхәмәтгалиевна математика фәне укытуда булган яналыклар,укытучылар өчен оештырылачак укулар турында сөйләде.Шулай ук  киләсе уку елына куелган бурычлар һәм эш планы белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International