Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре китап укучыларны табигатьне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтүче “Без – табигать дуслары” дигән мавыктыргыч уен-сәяхәт оештырдылар. Чара барышында балалар нәрсә ул экология, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга, кешенең әйләнә-тирә мохиткә ясаган йогынтысы һәм уртак йортыбыз - Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Балаларга җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр тормышыннан бик күп кызыклы мәгълүмат бирелде. Чара барышында китап укчыларның табигать турында булган белемнәре тагы да тулыланды: алар табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр, туган як табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр.