Уен сәгате узды.

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Шармыш авыл китапханәсендә балалар өчен «Игры наших бабушек» дип исемләнгән уен сәгате узды. Күңелле хәрәкәтчән уеннар  үзебез, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз үскән чорында да булган.  Кызганычка каршы, күп кенә уеннар популярлыгын югалтты яки бөтенләй онытылып бара. Чарада катнашучы балалар өлкән буын традицияләре һәм уеннары турында тулырак мәгълүмат алды. Соңыннан «Испорченный телефон», «Горячая картошка», «Колечко-колечко, выйди на крылечко», «Море волнуется», «Жмурки», «Рыбак», «Заводила» кебек уеннарны бик теләп уйнадылар. Һәм бу уеннар инде бик күптәнге булса да, алар әлегә кадәр актуаль, чөнки балаларны хәрәкәтчән, актив, уйлаучан булырга өйрәтәләр. Уен сәгате азагында балалар безнең бабайлар һәм әбиләребез уйнаган уеннарның заманча уеннардан ким булмавын, хәтта күбрәк кызыклы булуы турында нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International