“Эзләр кала...”

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

 

    31 июль көнне Теләче җирлекара китапханәсендә якташыбыз, язучы, хокук белгече Фәнил Галеевның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Эзләр кала...” дип исемләнгән искә алу кичәсе узды. Әлеге очрашуга район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәит улы, озак еллар хакимият органнарында эшләгән, хәзерге вакытта “Ак барс” банкының Теләче районындагы офисы җитәкчесе Мортазин Фидәил Габделәхәт улы, Фәнил Ислам улының тормыш иптәше Равия ханым, “Йөзек кашы” әдәбият-сәнгать иҗат берләшмәсе членнары, китапханәчеләр, гомумән, китап сөючеләр  җыелды. Чараны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Җирлекара китапханә директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы алып барды. Язучының әсәрләре турында “Йөзек кашы” әдәбият-сәнгать иҗаты берләшмәсенең актив әгъзасы, үзе дә берничә китап авторы Нурания Гыйльметдинова эчтәлекле чыгыш ясады. Шулай ук искә алу мизгелләрендә чыгыш ясаган кунакларыбыз да  якташыбыз турындагы якты  хәтирәләре белән уртаклаштылар.

Чара барышында Фәнил Галеевның әсәрләрен Равил Насыйбуллин, Наилә Садыкова, Елена Фатыйхова  сәнгатьле итеп башкарулары, Сиринә Гатиятова, Нурания Гыйльметдинованың матур җырлары, талантлы музыканыбыз, мультиинструменталист  Ильяс Фархуллинның курай һәм кубыз моңнары һәркемнең күңеленә хуш килде.

Кичә ахырында Фәнил Исламовичның тормыш иптәше Равия ханым истәлек-хәтирәләре белән уртаклашты. Язучының тууына 85 ел тулуга багышлап Мәскәүнең “Вече” нәшрияты бастырып чыгарган “Искать убийцу”, “ По следам призрака” китапларын укучыларга тәкъдим итте.

 

 

     Теләче җирлекара тарафыннан Фәнил Галиевның 85 еллыгына багышлап 2024 елның 20 апреленнән 20 июленә кадәр якташ язучыбызның әсәрләре буенча “Фәнил Галиев – күпкырлы шәхес” дип аталган Төбәкара буктрейлерлар бәйге игълан ителгән иде.  Әлеге бәйгедә барлыгы 21,  районыбыздан 17 кеше, Түбән Камадан - 2, Балтачтан -  1, Ютазы районыннан – 1 кеше катнашты. Бәйгедә җиңү яулаган видеоязмалар кичәне тагын да җанландырып җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International