ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

12 ноябрь көнне Олы Мишә авылы мәдәният йортында авыл китапханәчесе һәм мәктәп белән берлектә укучылар өчен «Сүзләр балкышы» район конкурсының сайлап алу туры үткәрелде. Әлеге конкурс талантлы яшь укучыларны, нәфис сүз осталарын һәм әдәбият сөючеләрне ачыклау максатыннан оештырылды. Конкурста җиңүчеләр район үзәгендә үткәреләчәк Халыкара туган телләр көнендә катнашачаклар. Программада туган телдә шигырьләр, якташ шагыйрьләрнең әсәрләре яңгырады. Бу шигырьләр дөньяны кабул итү һәм үз хисләреңне чагылдыру ысулы гына түгел, ә кешеләр арасында аралашуның мөһим коралы да булып тора. Конкурс яшь талантлар өчен үзләрен күрсәтү һәм туган телне саклау юнәлешендә зур мөмкинлекләр тудыра.

“Татарча диктант” акциясе туган телгә игътибарны җәлеп итү, татар телендә хатасыз язарга өйрәнү һәм ана телендә сөйләшүчеләрне арттыру максатыннан оештырыла. Әлеге чарада катнашу безнең татар булуыбызны тагын бер мәртәбә күрсәтү һәм телебезнең байлыгын ассызыклау өчен мөһим. Берничә ел рәттән Олы Мишә авылы китапханәсендә китапханәче оештыруында диктант язу мәйданчыгы булдырыла. 14 ноябрь көнне 12 кеше катнашында узган акциядә 35 ел эш стажы булган, тәҗрибәле татар теле укытучысы Мәннәпова Фидая Җәмил кызы текстны укып яздырды. Бу чара татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә зур адым булып тора.

14 ноябрьдә Россиянең барлык субъектларында һәм дөньяның барлык илләрендә татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Алан авылы китапханәсе дә әлеге белем бирү акциясенә кушылды. Диктант язуда үз көчләрен, яшькә карамастан, теләгән һәркем сынап карый алды. Ел саен үткәрелә торган ирекле «Татарча диктант» акциясе грамоталы язуның ролен күтәрүгә, әдәби татар телен баетуга, орфографик һәм грамматик хатасыз язуны тикшерүгә юнәлдерелгән. Әлбәттә, акциядә катнашучылар бик тырыштылар һәм татар теле грамматикасы буенча яңа күнекмәләр алдылар. Диктант язуда катнашучылар мондый чарада катнашуларыннан бик канәгать калдылар.


17
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы педагоглары бүген «Татарча диктант» татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясендә катнаштылар.

Акция татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән иде.

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, 14 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Җиңү көне - ул күз яшьләре белән искә ала торган бәйрәм, анда шатлык, горурлык, югалту яшьләре белән бергә кушыла. Без, хәзерге буын, тыныч күк астында яшәвебез белән бәхетле, безнең әби-бабаларыбыз кичергән язмыш сынауларын беркем һәм беркайчан да күрмәсен. Конкурсның максаты - Җиңү көненең кыйммәтен аңлату һәм яшь буынның игътибарын халкыбыз тарихына җәлеп итү. Чарада 4 нче сыйныф укучылары катнаштылар. Балалар үзләренең рәсемнәре белән бөтен кешене тынычлыкка һәм яхшылыкка - бәхетле балачак нигезенә өндиләр. Аларның иҗатлары, безнең киләчәгебез өчен тыныч һәм матур дөнья теләген чагылдыра.

Күкчә авылы китапханәсендә актер, педагог һәм ТАССРның атказанган артисты Шамил Бариевның тууына 75 ел тулу уңаеннан “Актер һәм педагог Шамил Бариев” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чара вакытында балаларга актер, драматург, пьеса, театр, спектакль сүзләренең мәгънәләре җентекләп аңлатылды. Катнашучылар Шамил Бариевның тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү ясап, аның татар мәдәниятенә керткән өлешен өйрәнделәр. Шамил Бариевның башкаруында җырлар тыңланды, шулай ук спектакльләрдән җырлар яңгырады. Чара ахырында Шамил Бариевның кызы - Айгөл Бариева иҗатына да тукталыш ясалды.

 

16 ноябрьдә «Сюрприз» үрнәк балалар хореография коллективы «Изумруд» һәм «Наркиз» төркемнәре  «В ритме жизни!» проекты кысаларында «Прорыв " Х Республика заманча сәнгать конкурсында катнаштылар. «Наркиз» төркеме II дәрәҗә лауреат, ә «Изумруд» төркеме III дәрәҗә лауреат булды. Алда зур җиңүләр телибез!

Яшь укучылар туган авылларының тарихы белән таныштылар: ул кем тарафыннан нигезләнгән, ничек үскән, кешеләр нәрсә белән шөгыльләнгән. Чара барышында катнашучылар авылыбызны данга күмгән һәм авыл үсешенә үз өлешләрен керткән күренекле шәхесләр турында кызыклы мәгълүматлар алдылар. Китапханәче, шулай ук, һәр кешенең үзенең кече Ватаны — авылы, шәһәре яки районы тарихын белүенең мөһимлеген ассызыклады. Шәҗәрәне истә тоту, туган якның традицияләрен һәм мәдәниятен саклау — патриотизмның нигезе булып тора. Укучылар авылларының киләчәген яхшырту өчен тырышу кирәклеген аңладылар.


16
ноябрь, 2025 ел
якшәмбе

Диктант Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән алынган өзекләр буенча язылды. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтү һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.


15
ноябрь, 2025 ел
шимбә

Быел «Татарча диктант» акциясе унынчы тапкыр үткәрелә һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана.
Акциянең максаты - татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, шулай ук дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру. Катнашучылар үз белемнәрен тикшереп кенә калмыйча, туган телгә мәхәббәт һәм горурлык хисләре белән бергә, бердәмлек атмосферасын да тоя алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International