ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2025 ел
шимбә

Акциянең максаты-татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөнья буйлап татарларны берләштерү. Акция тел белемен тикшерергә һәм туган татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Диктантның темасы-танылган татар язучысы Каюм Насыйри әсәреннән өзек («Кабуснамәдән» хикәтләр). Аны аңлаешлы һәм төгәл итеп Айдар башлангыч мәктәбендә балаларга 38 ел белем һәм тәрбия биргән укытучы Фаттахова Райхана Вәлиәхмәт кызы укыды. Мондый чараларның массакүләм уздырылуы күңелне үстерә, туган телебезгә, мәдәниятебезгә, язучыларыбызга булган кадер-хөрмәтне арттыра.

Район хуҗалыкларында кыр эшләрен үткәргәннән соң, бушаган авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую буенча, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пунктларын хәм мастерскойларны кышкы сезонга әзерлеген, салкыннар башланганчы авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау хәм машина-трактор парклары территориясендә тәртип урнаштыру буенча  актив эшләр алып барыла.


13
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге чара балаларда туган телгә һәм илгә мәхәббәт тәрбияләү, язучы-шагыйрьләрнең әсәрләрен өйрәнү, сәләтле нәфис сүз осталарын барлау максатыннан оештырылган иде. Бәйгегә балалар тырышып әзерләнгәннәр, шигырьләрне сәнгатьле итеп башкардылар. Конкурс ахырында һәр катнашучы китап бирү пунктында өйләрендә уку өчен матур әдәбият китаплары алдылар.

Салкыннар башлану белән песнәк, саескан һәм чыпчык кебек кышлаучы кошлар азык җитмәү белән очраша. 12 ноябрьдә Россиядә «Песнәк көне» билгеләп үтелә, Шармыш авылы китапханәсендә бу көн уңаеннан «Песнәк битләре» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Бу чарада «Почемучки» клубы балалары кышлаучы кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүмәт белделәр. Китапханәче кошларның салкыннарга ничек җайлашуы, кыш көне нинди төрләрне очратырга мөмкин булуы һәм аларның кешеләргә нинди файда китерүе турында сөйләде. Балалар шулай ук кошлар белән бәйле халык билгеләре белән таныштылар. Дәрес ахырында балалар чыршы ботакларына җимлекләр элеп куйдылар һәм аларга канатлы дуслар өчен тәм-томнар салдылар.

Әлеге конкурс талантлы яшь укучыларны, нәфис сүз осталарын һәм әдәбият сөючеләрне ачыклый. Конкурста катнашучылар туган телдә шигырьләр укыдылар, шул исәптән якташ шагыйрьләрнең әсәрләре дә яңгырады. Конкурста җиңүчеләр Халыкара туган телләр көнендә киң даирә укучылар өчен чыгыш ясаячаклар. Шигырьләр дөньяны кабул итүне һәм үз хисләреңне чагылдыру ысулы гына түгел, ә кешеләр арасында аралашуның мөһим коралы булып тора, бу исә буыннар һәм мәдәниятләр арасында бәйләнешне ныгыта.


12
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Гражданнар тарафыннан юридик консультация алу һәм балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мөмкинлеге тудыру максатында 2025 елның 20 ноябрендә 9.00 дан 15.00 сәгатькә кадәр балалар хокуклары һәм аларны яклау мәсьәләләре, опеканың һәм балалар-ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылачак.

12 нче ноябрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында бишенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы өченче  утырышы узды.


11
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

5 ноябрь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре “Татарстан Конституциясе - халкым горурлыгы” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чара Татарстан Республикасының Конституциясе көненә багышланган иде. Китапханәчеләр Конституциянең һәр ил гражданины өчен мөһимлеген, аның законнарын белү һәм дөрес куллануның цивилизацияле тормыш өчен кирәклеген ассызыкладылар. Китапханәчеләр шулай ук республиканың истәлекле урыннары, символлары (флагы, гербы, гимны) турында кызыклы мәгълүматлар тәкъдим иттеләр. Чара ахырында балалар викторинада катнашып, сорауларга җавап бирделәр.


10
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Анда укытучы Ранъно Шаипова белән берлектә балалар өчен “По страницам Конституции РТ” дип исемләнгән блиц-опрос үткәрделәр. Балалар бу чарада бик теләп катнаштылар, актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр һәм Конституция турында кызыксындырган мәгълүматларны белделәр. Чара балаларның хокуклар һәм бурычлар турында белемнәрен арттыруга, шулай ук үз регионнарының тарихына кызыксыну уятуга ярдәм итте.

6 ноябрь көнне Шәдке авылы китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан «Татарстан Конституциясе - халкым горурлыгы» дип исемләнгән күргәзмә куелып, әңгәмә үткәрелде. Бу мөһим бәйрәм, нинди яшьтә булуыңа карамастан, һәркемгә кагыла, чөнки нәкъ менә шул көнне хокукый системаның нигезе булган төп закон игълан ителгән. Күргәзмәдә конституцион хокукка, дәүләт тарихына, Татарстанның дәүләт символикасына һәм Конституциянең барлыкка килү тарихына багышланган китаплар тәкъдим ителде. Чара катнашучыларга Конституциянең әһәмиятен һәм аның җәмгыятьтәге ролен аңларга ярдәм итте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International