ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар Теләче районы прокуроры урынбасары Ахунов Р.И. белән очраштылар.

5 май көнне Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре, авыл жирлеге башлыгы Х.Ш. Хасаншин белән берлектә, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан, кучтәнәч-пакетлар өләштеләр. Шулай ук аларның сәламәтлекләре белән кызыксынып, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Ветераннарыбыз шулай зурлаганнарына зур рәхмәтләрен белдереп, яшь буынга саулык-сәламәтлек теләп, алар күргән ачы хәсрәтләрне күрергә язмасын иде дигән теләкләрен белдерделәр.

Бу көнне без бу коточкыч вакыйгалардан кичергән туганнарыбызны һәм якыннарыбызны искә төшерәбез, хәзерге вакытта яшәүче барлык ветераннарны котлыйбыз һәм рәхмәтебезне белдерәбез һәм үз гомерләрен кызганмыйча, ил өчен һәлак булган, миллионлаган кешеләргә яшәү мөмкинлеге бүләк иткән сугышчы-геройларны искә алабыз.

Бөек Җиңү турында истәлекләрне яшь буынга тапшыруга юнәлдерелгән «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе кысаларында, Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, тәрәзәләрне Тынычлык күгәрчене, Җиңү символлары – Мәңгелек ут белән бизәп, акциягә кушылдылар.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы да сирәгәйгәннән сирәгәя бара. Безгә, батыр җиңүчеләрнең оныкларына, сугыш күптән булган кебек тоела. Әмма, бу дәһшәтле чор вакыйгалары ерагайган саен, алар ветераннар хәтеренә тагын да ныграк уела. 

Алар нәрсә кичергән, нинди авырлыклар һәм шатлыклар белән очрашканнар - боларның барысы турында безгә сугыш чоры хатлары сөйли.

Сугыш турында истәлекләрне без өлкәннәр сөйләвеннән һәм китаплардан укып кына белә алабыз. Китаплардагы  истәлекләр безне 1941 елда башланган фаҗигале көннәрдән алып 1945 елгы Җиңүгә чаклы озата бара.

9 май – Россия тарихында аерым бер үзенчәлекле көн – Җиңү көне! Бу бәйрәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен җиңүне билгеләп үтү йөзеннән расланган.   Шул уңайдан 4 май көнне Сауш авылы китапханәсендә китап укучыларга “Батырлар даны мәңгелек” темасы белән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Җиңү көненең җиңел бирелмәве,  1941 - 1945 еллардагы сугышта 27 миллион ватандашыбыз яу кырында ятып калды. Бу Җиңүне яулау, түгелгән көч, сугыштагы төп вакыйгаларның барышы турында күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан, белешмә басмалардан укып белергә була.

Бу синең авылың, синең урамың, синең йортың, тарихка, туган җиреңнең үсешенә өлеш керткән кешеләр, анда яшәүчеләр. Шармыш авыл китапханәсендә «Гаилә елы» уңаеннан «Мы гордимся нашими земляками»   исемле әңгәмә үткәрелде. Танылган, лаеклы һәм кызыклы кешеләр турында җыелган материал «История и знаменитости села Шармаши»  күргәзмәсендә урын алды.

5 май көнне Сауш авыл китапханәсендә Җиңү көненең төп атрибутларының берсе булган «Георгиевская лента» брошкасын ясау буенча осталык дәресе үткәрелде. Очрашуда катнашучылар бу символның барлыкка килү тарихы белән танышып: тасма төсләренең нәрсә аңлатканын белделәр. Аларга Георгий тасмасын ничек дөрес тагарга кирәклеге турында аңлатылды. Ул чыннан да халык хәтеренең, әтиләрнең һәм бабайларның батырлыкларына хөрмәт символы булсын өчен, күкрәкнең сул ягында гына, йөрәк янында куелырга тиешлеге әйтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International