Аның максаты - Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт - рәхмәт белдерү, яшь буынга патриотик тәрбия бирү уңаеннан үткәрелә. 3 май көнне Сауш авыл китапханәсе китапханәчесе «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылып китапханә тәрәзәләрен Җиңүнең төп символлары булган – мәңгелек ут, йолдызлар, язулар, салют, чәчәкләр һәм күгәрченнәр белән бизәде.
Бүгенге көндә әлеге тема бөтен җирдә фикер алышу өчен ачык. Коррупциягә каршы эшчәнлектә уңышлылык нигезе нәрсәдә соң? Бу, әлбәттә, әлеге проблеманың үтә күренмәлелеге. Һәм хәзерге җәмгыятьнең мөһим эше булып коррупциягә каршы торуны атарга мөмкин.
4 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсе дә әлеге акциягә кушылды. Китапханәче укучыларга Бөек Ватан сугышы, ул елларда совет халкының батырлыгы турында сөйләде. Укучылар Муса Җәлил, Фатих Кәримнең шигырьләрен укыдылар. Шигырьләр буенча фикер алыштылар, укучылар китапханәченең сорауларына җаваплар бирделәр. Чара “Сугыш кайтавазы эзләреннән” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып бәйрәм белән котлап, хәлләрен белешеп бүләкләр тапшырдылар. Аларга сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге теләделәр. Сугыш чоры балалары хезмәткәрләрне шатланып каршы алды. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары турында алар күз яшьләре аша сөйләделәр, әби-бабаларын, әти-әниләрен, фронтта һәм тылда һәлак булган абый-апаларын искә алдылар. Котлау сүзләре өчен алар җылы сүзләр әйттеләр, акыллы тормыш киңәшләрен бирделәр, аларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре, аларны онытмаулары, хәлләрен белешеп торулары, күңел җылысы бүләк итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.
Иске Җөри авылы модель китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» XV халыкара акциясенә кушылды. Акция кысаларында китапханәчеләр Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына Җиңү көненең әһәмияте, Бөек Ватан сугышы елларында халыкның батырлыгы турында сөйләделәр. Балалар сугыш геройлары турында әсәрләр белән таныштылар һәм укыган әсәрләр турында фикер алыштылар. Китапханәдә «Сугыш турында китаплар укыйбыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Чара ахырында китапханәчеләр балаларга Бөек Ватан сугышы турында китаплар исемлеген тәкъдим иттеләр.
Беренчеләр хәрәкәте активистлары, Россия бөркетләре мәктәпнең сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Җиңү тәрәзәләре» һәм "Георгий тасмасы" бөтенроссия акцияләрендә катнаштылар.
Районнын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.
Язлар җитеп, Җиңү көне якынлашкан саен күңелне моң баса, йөрәк сагышка төренә. Чөнки никадәрле югалтулар, ачы кайгылар һәм сынаулар аша бирелгән ул бәйрәм безгә. Без, хәзерге чор балалары, аяз күк йөзе астында, тыныч тормышта яшәвебез белән бәхетлебез. Әби-бабаларыбыз кичергән авырлыкларны башка беркемгә һәм беркайчан күрергә язмасын иде. Шундый теләкләр белән 3 нче май көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә балалар арасында “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән рәсем ясау бәйгесе үткәрелде. Әлеге чара балаларда халкыбызның үткәненә булган игътибарны үстерүгә һәм Бөек Җиңү көненең әһәмиятен аңлатуга юнәлтелде.
Шармыш авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья Кояш көненә багышланган «Һәр биттә Кояш» күргәзмәсе янында әңгәмә уздырылды.
3 нче май көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Сугыш турында укылган китап – Җиңү көненә минем бүләк!" дигән акция оештырылды. Чараның төп максаты - балаларны Бөек Ватан сугышы турында китаплар укуга җәлеп итү һәм хәтерне саклау. Китап укучылар белән Г.Әпсәләмов, М. Мәһдиев, М.Җәлил, Ф.Кәрим һ.б. кебек авторларның әсәрләреннән өзекләр укылды.