8 май көнне Олы Мәтәскә авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан “Йөрәкләрдән үтә Җиңү сүзе, батырларны барлый замана” дигән исем белән мәдәният йортында бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә тыл ветераннары, мәктәп укучылары һәм укытучылары, Ветераннар советы рәисе, авыл җирлеге хезмәткәрләре, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы, район вәкилләре катнаштылар. Котлаулар, мәктәп балаларының чыгышы булды,сугыштан исән кайтмаучылар истәлегенә венок салынды. Шулай ук китапханәдә “Бөек батырлык - тарих түрендә” дигән исем белән күргәзмә дә эшләнде.
Ярышларда шулай ук Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Каты һәм киеренке көрәш нәтиҗәсендә алар дүртенче урынны алдылар. Спортчыларыбызга алга таба да уңышлар телибез.
Бөтен Россия буенча 1 майдан 9 майга кадәр «Җиңү тәрәзәләре» акциясе старт алды, анда катнашу бәйрәм хисе тудыра, сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәренең гомерләре бәрабәренә җирдә тынычлык торгызылган сугышчыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәтләрен күрсәтә. Бөтен ил буенча меңләгән тәрәзәләр «РӘХМӘТ” әйтерләр. Шәтке китапханәсе дә 7 май көнне әлеге акциягә кушылды.
Алан авылы китапханәсенең укучылары "Самара өлкәсе Балалар китапханәсе" тарафыннан унбишенче тапкыр үткәрелүче «Читаем детям о Великой Отечественной войне» Халыкара акциясенә кушылдылар. Бу чарада укучылар үз яшьтәшләре - яшүсмер геройлар турында язылган китаплар белән таныштылар.
Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. 7 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, авылдагы иң өлкән кеше, сугыш чоры баласы Сафин Альберт абый белән очрашуга бардылар. 79 нчы Җиңү язын каршыларга җыенабыз.
Китапханәче якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде, соңыннан “Сугыш турындагы китапны укы” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Акция барышында Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләр укылды. Укаучылар сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар. Ахырдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар бер минут тынлык белән искә алынды.
Җиңү көне алдыннан Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, педагоглар һәм ата-аналар район Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре йортында кунакта булдылар.
Баландыш авыл китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дигән 15 нче Халыкара патриотик акциягә кушылды. Акциядә китапханәнең яшь укучылары катнашты. Чара башында Бөек Ватан сугышы турында китапларга күзәтү үткәрелде. Балалар Муса Җәлил шигырьләре, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без — кырык беренче ел балалары» китабы һ.б әсәрләр белән таныштылар. Аннары укылган китаплар турында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Әлеге акция Җиңү көненә багышланган, аны күп еллар дәвамында Самара өлкә китапханәсе оештыра.
Бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгын искә алу чаралары кысаларында илкүләм “Җиңү тәрәзәләре” акциясе дә башланып китте.
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан үтүче "Җиңү тәрәзәләре"/ "Окна Победы" акциясенә Субаш авыл китапханәсе дә кушылды.
Сугыш, аның геройлары турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә. Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар беркайчан да актуальлеген югалтмый. Әлбәттә, әдәбият дөньяны үзгәртә алмый, әмма сугыш турындагы китаплар кемнеңдер йөрәк хисләренә кагылырга һәм тормышыбызга бер генә тамчы булса да игътибар һәм игелек өстәргә мөмкин. Алар безнең балаларга Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне һәм тыныч тормыш кыйммәтләрен аңларга да ярдәм итәләр. Теләче үзәк китапханәсе “Сугыш дәһшәтен китаплар сөйли” исемле китап күргәзмәсе төзеп китап укучыларга тәкъдим итте.