Митингта тыл ветераннары, афган сугышы ветераннары, мәдәният хезмәткәрләре, Шәтке урта мәктәбе укучылары катнашты.
Тантаналы митингны авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф.Г. ачып җибәрде. Ул барлык катнашучыларны да бәйрәм белән котлады. Соңыннан мәдәният йортында бәйрәм концерты булды. Китапханәдә сугыш чоры балалары һәм СВО да катнашучыларның әтиләрне белән чәй табыны артында очрашу- кичә үткәрелде.
Шәтке авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган ел саен үткәрелә торган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара Акциясенә кушылды. Акциядә Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Күргәзмә-инсталляция әзерләнде, анда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында китаплар һәм балаларның кул эшләре тәкъдим ителә. Җиңү көненнән ничә ел узса да, китаплар һәм тарихи документлар безгә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына шаһит булган буынның батырлыкларын онытырга мөмкинлек бирмәячәк.
“Георгий тасмасы” - Җиңү, батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызга төшкән газапларның символы. Барлыгы өч кара һәм ике кызыл-сары сызык, алар артында миллионлаган тормыш һәм батырлык.
Акция үткәрү алдыннан 6 май көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балалар белән Георгий тасмасы белән брошкалар ясадылар.
Әлеге чара Бөек Ватан сугышының тарихын саклап калу, безнең өчен гомерләрен кызганмаган әби-бабаларыбыз белән горурлану, үзебезнең аларның варислары булуыбызны онытмау максатыннан үткәрелә.
8 май көнне Теләче балалар китапханәсендә татар язучысы Энҗе Мөэминованың 100 еллык юбилеена багышланган “Әниләргә һәм әниләргә” дигән әдәби сәгать булып узды. Әлеге чарада катнашучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.
Тормышны алып барырга кирәк: кырда игенен дә игәргә, ач-ялангач та булмаска, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә. Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә, тылда әниләр, сабый балалар илебез азат булсын, җиңү көне килсен дип үз-үзләрен аямыйча эшлиләр.
Сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә, веноклар куелды. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма кан койгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк! Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыганнарның сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Аларның каһарманлыгы дәвамчыларының хәтерендә, язып калдырган истәлекләрендә саклана.
Баландыш авылы үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Авыл халкы митингка килгән иде, чөнки һәр кеше өчен Җиңү көне быелгы иң әһәмиятле, кадерле бәйрәм.
7 май көнне "Батыр" спорт комплексы базасында Мәктәп Лигасының тэг - регби буенча сайлап алу ярышларының муниципаль этабы узды.». Анда гомуми белем бирү учреждениеләреннән 17 команда катнаша. Ярыш нәтиҗәләре:
1-2 сыйныфлар арасында 1 урын - Алан урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2 һәм 3 урын –Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе
3-4 сыйныфлар арасында 1 урын – Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2 һәм 3 урын –Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе. 1 урынны алган командалар республика этабында катнашачак.
Бөек Җиңү көне алдыннан Теләче районы китапханәчеләре «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды һәм китапханә тәрәзәләрен Җиңүнең төп символлары – йолдызлар, тасмалар, язулар, чәчәкләр һәм күгәрченнәр белән бизәде.
8 май көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучыларына “Халкыбыз батырлыгы мәңгелек” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Бу чарада балалар халкыбызның Бөек Ватан сугышындагы тиңдәшсез батырлыгы турында тыңлап, Ватаныбыз өчен горурлык хисләре кичерделәр. Ахырдан укучылар бик теләп сугыш турындагы һәм әдәби әсәрләрне өйләрендә уку өчен яздырып алдылар.