Шөгыльләр, бәйрәмнәр балалар бакчасында уеннар аша уздырыла. Балаларны тәрбияләү һәм белем бирүдә хәрәкәтле уеннарның әһәмияте бик зур. Уеннар уйнаганда баланың күңеле күтәрелә, күңелле мизгел булып истә кала. Хәрәкәтле уеннар балаларның характерын формалаштыра, акыл үсешен ныгыта, психологик, физиологик үзенчәлекләрен ача.Төрле күңел ачу уеннарында балалар әкият геройларына әйләнәләр. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыруга сәләтләре үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.Балалар бакчасында төрле уеннар уйнау балаларга яхшы кәеф бүләк итә.
Балалар чын күңелдән барлык уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Шулай ук "җәйге уеннар"да уйнадылар. Балалар белән бергәләшеп балачак илендә булдык.
2 июнь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Наркомания – цивилизациянең иң куркыныч авыруы” дигән исем астында фельдшер белән берлектә әңгәмә үткәрелде. "Мин яшәүне сайлыйм” исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде.
5 июнь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә шагыйрә Эльмира Шарифуллинага 70 яшь тулу уңаеннан “Язмышларга буйсынмас җанны калдырасы иде шигырьдә” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде һәм китапларыннан күргәзмә куелды. Әдәби сәгатьтә укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар һәм шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
Китап күргәзмәсенә язучының әсәрләре куелды.
Шушы уңайдан 4 июнь көнне Күкчә авылы китапханәчесе клуб мөдире белән берлектә “Күңелле балачак” - дип исемләнгән балалар өчен бәйрәм оештырдылар. Бәйрәмдә балалар төрле ярышларда катнаштылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Бәйрәм һәр балага ошады.
Чираттагы китапханә гәҗитенең 2017 нче елда 5 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.
Бүгенге көндә яшь буын әлеге чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш. Үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән, 3 июнь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә китапханәче Гильмутдинова Р. һәм авыл фельдшеры Давлетшина Р. белән берлектә сәламәт яшәү рәвеше турында балалар белән сөйләшүләр алып бардылар. Йомгак ясап, Рузия Мансуровна зарарлы матдәләрнеӊ кешегә һәм аныӊ сәламәтлегенә нинди зыян китерүен һәм куркыныч тудыруы турында сөйләде.
Шул уңайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Читаем Пушкина вместе” дип исемләнгән акция башланып китте. Бу акциядә теләгән кеше катнашып Пушкинның әсәрләре белән таныша ала.
7 нче июнь көнне район хакимиятенең актлар залында Теләче муниципаль районы башлыгынын Аппарат җитәкчесе И.В.Мөбинов рәислегендә коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясы чираттагы утырышы узды.
Утырышта 4 көн тәртибе каралды, әлеге көн тәртибе буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе И.А.Миннигулов, муниципаль ихтияҗлар өчен товарлар сатып алу хәм башка хезмәтләр күрсәтүне көйләү бүлеге җитәкчесе Р.А.Галимҗанов, финанс-бюджет палатасы рәисе Р.Р.Яхин, Теләчеинформ» мәгьлүмат үзәге җитәкчесе Л.Ю.Хуҗин чыгыш ясадылар. Азактан утырышта каралган көн тәртипләре буенча 5 пунктан торган карар чыгарылды.